post

Балтачта сыерчык оялары бәйгесе узды

Кем ясаган ояны – сыерчык белә аны! Балтач укучылары әнә шулай дип җырлап кына калмый, әлеге кошларны матур оялар белән дә каршы ала.

Районда мәктәпләр арасында иң оста оя ясаучыларны билгелиләр. Быел барлыгы 100 дән артык эшне кабул иткәннәр. Бәйгене мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге белән "Балтач" тыюлыгы хезмәткәрләре белән бергәләп оештыра. Матур гамәлнең барлыкка килүенә ун елдан артып киткән инде.

– Экологлар җиңүчеләрне ояның матурлыгына гына түгел, ә аны дөрес итеп ясауга, кошларга ни дәрәҗәдә уңайлы булуына да игътибар итә, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Римма Бариева. – Бер генә мәктәп тә читтә калмый, быел да 21се дә үз өлешен кертте. Конкурс әти-әниләр белән балаларны берләштереп тора. Әлеге эшләрне гаиләләр белән башкаручылар да бар. Соңгы вакытта ниндиләрен генә ясамыйлар. Уйлап табу осталыкларына исең китә. Бу – үзе бер сәнгать.

Мәчет, гитара, ябалак формасындагылары да бар. Сыерчыкларның өйләре заманча хәзер. Укучыларның матурлыкны күрә белүенә сөенәбез. Ә ояларны экологлар укучылар белән урманга, тыюлыкларга эләчәк. Шулай итеп, сыерчыкларга бала чыгару өчен оялар саны арта бара. Быел әле үзем сыерчыкларны күрмәдем, әмма инде җылы яктан кайтканнар дип ишеттем.

S7 планирует зимой увеличить число рейсов в Китай

Также прорабатываются новые маршруты, сообщили в авиакомпании Авиакомпания S7 зимой планирует увел ...

  • 21.05.2026

Иван Федотов покинул "Кливленд" из-за травмы и вернулся в Россию

Российский вратарь Иван Федотов покинул команду Американской хоккейной лиги (АХЛ) "Кливленд Монстерс" по ...

  • 21.05.2026

Роскошь на подъёме: российский рынок люксовых авто обновил 4,5-летний рекорд

В апреле 2026 года российские дилеры реализовали 81 новый автомобиль сегмента Luxury — максима ...

  • 21.05.2026

Кадышева и «Тату» выступят на суперфинале Кубка России

Матч между «Спартаком» и «Краснодаром» пройдёт 24 мая в «Лужниках» Надежда Кадышева с ансамблем «З ...

  • 21.05.2026