Рөстәм Миңнеханов: «Солдатларыбыз батырлыгы мәңге күңелебездә калыр»
Җиңү паркында «Әтиләребез җырлары» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Солдатлар» җырына клип төшерү узды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр итте.
«Клипны төшерүдә безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлев катнашты. Солдатларыбыз батырлыгы мәңге күңелебездә калыр. Солдат ике кат үлә: яу кырында һәм хәтере югалгач. Без аларның хәтерен һәрвакыт яңартып торырбыз, истәлекләрен югалтмабыз», – дип язды Рөстәм Миңнеханов һәм клип төшерү мизгелләре видеосын да урнаштырды.