Безнең көчебез – бердәмлектә: авыл халкы өмәләргә чыкты
Авылларда язгы өмәләр дәвам итә. Халык, яшь-карты бергәләшеп, парк, урамнар һәм зират тирәсен чистарту эшенә тотынды.
Бакалы районының Яңа Балыклы авылында узган өмә бердәмлекнең һәм чисталыкка омтылышның чын үрнәге булды.
«Авылның актив кешеләреннән берсе, Тамара Карсакова, чәчәк түтәлләрен матурлап, мәдәният йорты янындагы Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган стела тирәсен дә тәртипкә китерде. Авыл халкы, тырмалар һәм чүп капчыклары тотып, узган елгы яфракларны җыеп алды, юлларны һәм гомуми мәйданнарны чүп-чардан арындырды. Бу игелекле эштә өлкәннәр дә, балалар да актив катнашты», – дип яздылар яңабалыклылар.
Корчай авылы халкы да өмә оештырды. “1 май – ул яз һәм хезмәт бәйрәме генә түгел, ә безнең планетаны яңарту, чистарту өчен дә менә дигән вакыт”, – диләр корчайлылар.
«Бу көнне без Идәш буасы буена Никадим Сидоров инициативасы белән яңа чыршы үсентеләре утырттык. Безнең бурыч – авылны яшеллеккә күмү, тормышны уңайлы һәм җайлы итү; экологик чиста мохит булдыру; территорияне төзекләндерү; табигатькә сакчыл караш культурасын формалаштыру. Бу яшь агачлар безнең балалар белән бергә үссеннәр, һаваны чистартсыннар һәм күзгә күренеп торсыннар. Утыртылган һәр агач – экологиягә, безнең авыл киләчәгенә истәлек билгесе булсын. Саф һавада эшләү берләштерә һәм шатлык китерә», – диләр Корчайның өлкәннәре.
Зәй районының Зичәбаш зиратында да өмә гөрләде.
«Күптән авылдан китеп, шәһәрдә яшәүче якташларыбыз да кайтып кушылгач, безнең күңелләр тагын да күтәрелде. Тагын бер сөенечле күренеш – яшьләрнең елдан-ел күбрәк кушылуы. Авыл таркалмас, бетмәс дигән өмет уянды.
Авыл халкы өмәдә үз техникалары белән катнашалар. Юан агачларны кисәләр, тарттырып чыгаралар. Беркем дә эшсез тормый», – дип хәбәр иттеләр Зичәбаштан.
Мамадыш районының Албай авыл җирлегенә кергән Албай, Зур Арташ, Югары Әрнәш авылы халкы май бәйрәмнәрендә өмә ясаганнар.
«Авыл җирлеге башлыгы Климент Кирушин җитәкчелегендә, авылда яшәүче һәм шәһәрдән кайтүчы авылдашлар белән берлектә, чиркәү янында һәм зиратларда эш гөрләде. Һәр авыл зиратында бик актив эш алып барылды. Башта үскән куакларны кисеп чистартылды, аннан өелгән чүпләрне техникаларга төяп түгелде. Өмәдә үз техникасы белән Н.Захаров, П.Филиппов, В.Шалдымов, А.Малов, С.Савельев булыштылар. Шулай ук, өмәдә катнашкан һәркемгә дә авыл халкыннан зур рәхмәт. Зиратта ятучы якыннарыбызның рухлары сөенеп, тыныч ятсыннар», – дип язды Любовь Мишурина.
4 майда Якты Күл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә «Чиста урамнар – матур авыл» дип исемләнгән яшеллек акциясендә катнаштылар. Алар чүп-чар җыеп, авылыны матурлауга үз өлешләрен керттеләр.
«Киләчәктә дә бергәләп гомуми йортыбызның чисталыгын һәм матурлыгын саклыйк», – ди алар.
Алексеевск районының Кр. Баран авылы мәдәният хезмәткәрләре дә игелекле эшләрдән читттә калмады.
«Без авылыбызны бергәләп чистарту өчен тагын өмәгә чыктык. Мондый чаралар — ул чисталык өчен кайгырту да һәм бердәмлек, җаваплылык, туган җиргә мәхәббәт тә күрсәтү. Акциягә кушылган һәм үз хезмәтләре белән солидарлык традициясен хуплаган һәркемгә рәхмәт», – ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фотолар авыл җирлекләреннән.