Марат Хөснуллин «КазанФорум»да: «Ясалма фәһем эшне тизләтә»

«КазанФорум» кысасында узган сессияләрнең берсендә төзелеш тармагында ясалма фәһемнән файдалану турында сөйләштеләр. Чарада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.

«Төзелеш тармагы-икътисад үсешенең төп драйверы, ул шулай ук катнаш тармакларны үстерергә ярдәм итә һәм яңа эш урыннары булдыра. 2025 елда 150 млн кв.метр күчемсез милек сафка басты. Ил тарихында беренче тапкыр без бер кешегә бер метрдан артык күчемсез милек төзедек», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, күрсәткечләрне түбән төшермәс өчен трансформация мөһим һәм беренче чираттагы бурычлар арасында – мәгълүмати трансформация. «Аның өчен иң әһәмиятле инструментларның берсе – ясалма фәһем. Ул тизрәк төзергә, чыгымнарны киметергә һәм торакны сыйфатлырак һәм арзанрак итәргә мөмкинлек бирә. Киләчәк шуңа бәйле», – диде Марат Хөснуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Марат Хөснуллин «КазанФорум»да: «Ясалма фәһем эшне тизләтә»

«КазанФорум» кысасында узган сессияләрнең берсендә төзелеш тармагында ясалма фәһемнән файдалану турында ...

  • 14.05.2026

В Минздраве РТ рассказали о состоянии девочки, сбитой самокатчиком

В Минздраве РТ рассказали о состоянии девочки, сбитой самокатчиком. Ранее в соцсетях появились соо ...

  • 14.05.2026

Раскрыто, в какую камеру попал Мадуро в США

Сын Мадуро сообщил, что его отца перевели в камеру с 18 заключёнными Президента Венесуэл ...

  • 14.05.2026

Минниханов и Хуснуллин посетили выставку в сфере недвижимости на КазаньФоруме

Раис Татарстана Рустам Минниханов и заместитель председателя Правительства России Марат Хуснуллин п ...

  • 14.05.2026