Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баручыларга кешбэк кайтарырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ел дәвамында тоткарлыксыз башкарып баручы гражданнар өчен 10 процентка кадәр кешбэк кертү инициативасы белән хат юллаган. Документ ТАСС карамагында бар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мөрәҗәгатьтә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен вакытында түләү тармакның тотрыклы эшләве өчен төп әһәмияткә ия, дип билгеләп үтелә. 2025 елның декабрь аена булган мәгълүматларга караганда, җылылык, су һәм су белән тәэмин итү өчен гражданнарның гомуми бурычы якынча 415 млрд сум тәшкил итә.

Чернышов сүзләренчә, намуслы түләүчеләр өчен кешбэк механизмын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә. 12 ай дәвамында рәттән тулысынча һәм тоткарлыксыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп барган гражданнарга ел нәтиҗәләре буенча түләнгән хезмәтләрнең гомуми суммасыннан 10 процент кайтарыла ала. Акчаларны кире кайтаруны шәхси счёт буенча алдагы түләүләрне киметү рәвешендә башкарырга тәкъдим ителә.

S7 планирует зимой увеличить число рейсов в Китай

Также прорабатываются новые маршруты, сообщили в авиакомпании Авиакомпания S7 зимой планирует увел ...

  • 21.05.2026

Иван Федотов покинул "Кливленд" из-за травмы и вернулся в Россию

Российский вратарь Иван Федотов покинул команду Американской хоккейной лиги (АХЛ) "Кливленд Монстерс" по ...

  • 21.05.2026

Роскошь на подъёме: российский рынок люксовых авто обновил 4,5-летний рекорд

В апреле 2026 года российские дилеры реализовали 81 новый автомобиль сегмента Luxury — максима ...

  • 21.05.2026

Кадышева и «Тату» выступят на суперфинале Кубка России

Матч между «Спартаком» и «Краснодаром» пройдёт 24 мая в «Лужниках» Надежда Кадышева с ансамблем «З ...

  • 21.05.2026