Татарстаннан 13 кеше Россия Президенты Указы белән дәүләт бүләкләренә лаек булган
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстаннан 13 кеше дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Аеым алганда, Ольга Кириллова “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләнгән. Росреестрның Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхәбетдинова – “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале, Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахманов Почёт орденына лаек булган. Моннан тыш дәүләт башлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә (шул исәптән Татарстаннан) иҗади проектларга ярдәм итүгә грантлар раслаган. Аерым алганда, Чаллы шәһәренең 6нчы музыка мәктәбе директоры Ольга Абулева “Славься, город Автоград!” җыр-хор ансамбле проекты өчен грант алган. Шулай ук Чаллы шәһәре “Кызыл тау” мәдәният үзәге” бүлек мөдире Лилия Галимова, “Татарстан Республикасында инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурслар үзәге” директоры Алсу Мифтахова грантка лаек булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.