Табиб: «Язгы аллергия тешләргә яный»

Язгы аллергия стоматит китереп чыгарырга мөмкин. Теш табибы Олесь Шевченко Life.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, иң элек томау төшә. Аллергиядән интегүче шул сәбәпле авыз аша суларга мәҗбүр була. Бу исә төкерекнең тиешледән азрак бүленеп чыгуына китерә. Ә инде төкерекнең җитәрлек булмавы, үз чиратында, теш эмале юкару, тешкә кунык утыру һәм кариес белән яный.

Шул сәбәпле табиб язын аллергиядән интегүчеләргә тешләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, тешне көненә ике тапкыр гына чистарту җитми. Мәсәлән, теш араларын чистарту өчен махсус җептән дә куллану кирәк.

Шулай ук шикәрсез сагыз чәйнәргә мөмкин, чөнки ул төкерек бүленеп чыгуга этәргеч бирә, дигән Шевченко. Әлбәттә инде, теш табибына даими рәвештә күренеп тору сорала, дип йомгак ясаган белгеч.

S7 планирует зимой увеличить число рейсов в Китай

Также прорабатываются новые маршруты, сообщили в авиакомпании Авиакомпания S7 зимой планирует увел ...

  • 21.05.2026

Иван Федотов покинул "Кливленд" из-за травмы и вернулся в Россию

Российский вратарь Иван Федотов покинул команду Американской хоккейной лиги (АХЛ) "Кливленд Монстерс" по ...

  • 21.05.2026

Роскошь на подъёме: российский рынок люксовых авто обновил 4,5-летний рекорд

В апреле 2026 года российские дилеры реализовали 81 новый автомобиль сегмента Luxury — максима ...

  • 21.05.2026

Кадышева и «Тату» выступят на суперфинале Кубка России

Матч между «Спартаком» и «Краснодаром» пройдёт 24 мая в «Лужниках» Надежда Кадышева с ансамблем «З ...

  • 21.05.2026