post

«Интертат» редакциясе «Бәллүр каләм - 2026» бәйгесендә җиңүче булды

«Интертат» редакциясе «Бәллүр каләм — 2026» бәйгесендә җиңүче булды

Татарстан матбугаты көнендә «Пирамида» концертлар залында «Бәллүр каләм – 2026» бәйгесенә йомгак ясалды. «Иң яхшы республика, район редакциясе» номинациясендә «Интертат» электрон газетасы редакциясе җиңү яулады.

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе баш мөхәррире Резеда Йосыпова исә «Бәллүр каләм – 2026» бәйгесендә Гран-при иясе булды. «Мин сүзсез калдым, уйламаган да идём. Бу – чын могҗиза. Мин журналистикада – 36 ел, башка тармакта эшләмәдем. Димәк, мин дөрес юл сайлаганмын», – дип уртаклашты ул.

Җиңүчегә төп бүләк – «Лада Гранта» машинасы ачкычын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Журналистикада исем» номинациясе – Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы), Рамил Гарипов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)

«Иң яхшы район редакциясе» – «Лениногорск-информ», «Питрәч-информ»

«Иң яхшы республика, шәһәр редакциясе» номинациясе – «Татмедиа» NEO контент-үзәге, «Интертат» электрон газетасы

«Ел журналисты» – Елизавета Черкина («Казанские ведомости» газетасы), Алия Хәйретдинова («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)

«Объектив аша караш» – Фирүзә Вәлиева («Идел» журналы), Ленар Хәбибуллин («Татарстан» ДТРКсы)

«Эффектив матбугат хезмәте» – Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте

«Хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалогны ныгытуга керткән өлеш өчен» махсус дипломы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Иң яхшы блогер» – Марат Әхмәтов

«Иң яхшы медиаблог» – Гөлгенә Гыйльманова (Шиһапова) («Ватаным Татарстан» газетасы)

«Туган тел» – Аделия Төхбәтова («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстан Республикасындагы корреспондент пункты)

«Ел медиапроекты» – «Зов разума» хәйрия фонды

«Ел медиаперсонасы» – Эльмира Зарипова (Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры)

«Иң яхшы график дизайн» – «Татарстан» ДТРКсы

«Ватанны саклаучылар елын һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе – Эльмира Гайнетдинова («Чаллы-ТВ» ТРКсы), «Болгар радиосы».

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Врач Наталья Боровская объяснила, как организм реагирует на голодание

Если человек не будет принимать пищу в течение 12 часов, его организм начнёт использовать жировые запасы ...

  • 19.05.2026

Хезболлах уничтожила платформу "Железного купола" у границы с Ливаном

Бойцы движения "Хезболлах" нанесли удар с помощью беспилотника по платформе системы противоракетной обор ...

  • 19.05.2026

Меняйте каски снова на маски

Будет ли новая пандемия ещё хуже ковида? После майской вспышки хантавирус ...

  • 19.05.2026

Эвакуацию упавших фрагментов ракеты-носителя начали в Якутии

ЯКУТСК, 19 мая, ФедералПресс. Фрагменты ракеты-носителя «Союз-2.1б» начали эвакуировать в Вилю ...

  • 19.05.2026