Белгеч машинаның су эчендә калуын күрсәткән эзләрне ничек табарга икәнен аңлатты

Су астында булып алган машина яңартылганнан соң да бату эзләрен сакларга мөмкин. Су кузовның эчке куыш урыннарына, электрүткәргеч аергычлары һәм двигательгә үтеп керә.

LEM Solution компаниясе җитәкчесе Евгений Ладушкин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, автомобиль эченә су белән бергә ком, пычрак һәм балчык эләгә. Алар аулаграк урыннарына тулып, вакытлар узу белән машинаның ватылуына китерергә мөмкин. “Тимер ат” суда торганнан соң, тиешенчә киптерелмәсә, бик тиз күгәрә башлый һәм бу бәладән котылу нык кыенлаша. Белгеч билгеләп үткәнчә, кулланылышта булган машинаны сатып алганда, еш юылмый-чистартылмый торган урыннарына игътибар итәргә кирәк. Ул суга батуның беренче билгеләрен салон яктырткычларыннан бик җиңел генә күрергә мөмкин булуын искәрткән.

Нормаль шартларда яктырткыч патроннарында, контактлары, диод платосында күгәргән эзләр булмый. Ә аларның күренүе машинаның су эчендә калганлыгын аңлата. Суга батуның беренче билгеләре ачыкланса, кузовның аулак куыш урыннарын һәм идәне астын тикшерергә кирәк. Анда су булмас инде, ләкин ком, балчык, пычрак һәм хәтта бөҗәк калдыкларын табарга мөмкин. Ладушкин әйтүенчә, автомобильдән гадәти файдаланган очракта, мондый урыннарда ком да, башкасы да була алмый. Ул шулай ук двигателен һәм техник сыекчаларын тикшерергә киңәш иткән. Белгеч аңлатып үткәнчә, суга баткан машинаны торгызырга мөмкин.

Ләкин моның өчен аны тулысынча сүтеп юарга һәм барлык элементларын киптерергә, техник сыекчаларын алыштырырга, зыян килгән урыннарын буярга кирәк. Мондый эшләр бик кыйммәткә төшә һәм күп вакытны ала. Шуңа күрә, белгеч билгеләп үткәнчә, “баткан” машинага гадәттә җиңелчә ремонт ясап, “кыяфәтен” яңарталар да, тиз генә сатып җибәрү ягын карыйлар.

Белгеч машинаның су эчендә калуын күрсәткән эзләрне ничек табарга икәнен аңлатты

Су астында булып алган машина яңартылганнан соң да бату эзләрен сакларга мөмкин. Су кузовның эчке куыш у ...

  • 22.06.2026

В Европарламенте разгорелся скандал с обвинением в расистских высказываниях

Фракция Renew Europe в Европарламенте (ЕП) призвала наказать двух депутатов правоконсервативной гру ...

  • 22.06.2026

Хинштейн заявил, что работа губернатором Курской области изменила его

Губернатор Курской области Александр Хинштейн в интервью программе на телеканале «Россия-1» рассказал о ...

  • 22.06.2026

Telegraph: передача власти от Стармера к Бернхэму может занять минимум месяц

Фото: flickr.com/Number 10 Передача власти в Великобритании в случае отставки премьер ...

  • 21.06.2026