Питер татар театры премьера чыгарды: «Кызлар карый ярыктан» яки әбиләр орден эзли
Питер татар театры Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» комедиясен чыгарды. Санкт-Петербург татарлары, бергә җыелып, Гүзәл Исмәгыйлева һәм Линар Хаҗиев җитәкчелегендә оештырылган бу театр өченче ел рәттән татар телендә спектакль әзерли. «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова өченче ел рәттән аларның иҗаты белән танышып, спектакль турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Хәбәрчебезне Питер татар театры спектакленә җибәрү мөмкинлеге тапкан өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен Казанның игътибары зур әһәмияткә ия.
Питер татар театры беренче елны – «Заман чире», икенче елны – «Ташкын» спектакльләрен сәхнәләштергән иде. Ике ел рәттән «Идел-йорт» театр фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Быелгы спектакль дә төрле фестивальләрнең игътибарына лаек.
«Кызлар карый ярыктан» –Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулланың яңа язылган пьесаларының берсе, «Яңа татар пьесасы» финалына чыккан әсәр. Аны ике дәүләт театрының кызыксынып укыганын һәм репертуарга алу турында фикер алышканын беләм. Шуларның берсе – Әтнә татар дәүләт театры спектакльне куярга җыенып йөри. Әмма алардан алда – иң беренче булып бу әсәрне Питер татарлары куйды.
Колхозның элеккеге рәисе Мәннан үлем түшәгендә ятканда орден таптырмаган булса, авыл карчыклары Аллаһ биргән гомерләрен тыныч кына яшәп бетергән булырлар иде, бәлкем. Бер карасаң, бу тормышка ашмастай үтенеч түгел. Якаларыннан үлем җилтерәткән кешеләр дә орден-медаль бирәбез дигәндә аксаклап-туксаклап булса да баралар, үрмәләп-мүкәләп булса да сәхнәгә менәләр. Әмма бу очракта булганмы Мәннанның ул ордены һәм ул шуны китерттерәме, әллә өр-яңа орден сорап ятамы – беркем белми. Шунысына гына өмет бар – бәлки, шул орденны учлап тоткач, карт тернәкләнеп китәр. Кайдан тапмак кирәк бу орденны?! Шулай итеп үзләре дә дөньядан китәргә әзер булып йөргән карчык-корчык орден табыштыру хәстәренә керешә һәм шул урында детективка тиң сюжет башлана...
«Пьесаның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барган уен-көлке, хәйлә, бәхәс, кычкырыш-талаш эченә кешелеклелек, якыннарың алдындагы бурыч, туган җиргә мәхәббәт кебек күркәм сыйфатлар, туган тел һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруның зарурлыгы турындагы бик мөһим кыйммәтләр яшерелгән», – диелгән театрның аннотациясендә.
Кыскасы, Ркаил Зәйдулланың бу пьесасы үзе бер ребус – шуңа да спектакльне аңламыйча артистлар уенын матур тамаша итеп карап кайтып китәргә дә мөмкин, һәр эпизодны, һәр детальне, һәр репликаны сүтеп-җыеп үз каланчаңа яраклы аңлатмалар да табарга мөмкин.
Театрга еш йөргән кеше артистның бер ролен караганда, аның башка рольләрен дә күз алдыннан үткәрә. Питер татар театры артистларының да саллы гына портфолиосы туплана башлады. Рәхимә Фәхриева, Розалия Кәрамова, Альбина Шәмсетдинова, Гөлсем Мирсәетова, Илшат Дәүләтбаев һәм, әлбәттә, театр директоры, труппаның «мәңгелек моторы-аккумуляторы» булган Гүзәл Исмәгыйлеваның мин караган өченче рольләре. Беренче ике спектакльдә эпизодик рольдә чыккан Резидә Арсланованың беренче зур роле.
Мин артистларның профессиональ үсешен күрәм һәм бер имиджга-штампка берегеп катмыйча, яңа образларны «алырга» омтылуларын кызыксынып күзәтәм. Былтыр гына бала табып яткан яшь киленне уйнаган Гүзәл быел бөтенләй бала-чага роленә кереп беткән – ТЮЗлар аның хыялый үсмерен күрсә, аны артист итеп алу өчен чиратка тезелергә мөмкин, чын әгәр. Моңарчы тавыш көйләп утырган Диләрә Йосыпова да сәхнәгә чыккан. Яңа йөзләрдән Амаль Шамитова да үз тамашачысын тапты. Ә Линар Хаҗиев быел бөтенләй уйнамаска булган да, әмма бер сәхнәгә чыккан кеше сәхнәсез торамыни – Сөйләүче роле өчен нәкъ менә ул үзе кирәк иде.
Труппаның режиссёры Линар Хаҗиев белән директоры Гүзәл Исмәгыйлева елдан-ел төрле пьесалар белән үзләрен сыныйлар: беренче елны үзләре язган әсәр булса, былтыр – төрек классикасы, ә быел инде – заманча драматургия.
Ә заманча драматургия профессиональ театрларга да җиңел бирелми һәм тырышлык еш кына тамашачының «аңламавына» төртелеп челпәрәмә килә. Шуңа да театрлар таныш әсәрләр белән мәш килүне хуп күрә. Театр сәнгатендәге менә шундый вазгыятьтә Питер татар театрының бу адымы зур батырлык.
«Беренче чиратта Ркаил абыйга шушы матур, тирән әсәр өчен рәхмәт! Бу, чыннан да, тирән пьеса. Ул безнең тормышны күрсәтә. Тел булса да, дин булса да, туган як булса да – барысы да бу пьеса эчендә бар. Шушы пьесаны куюда минем төп максатым – кешеләрне ни өчен без барлыкка килдек, ни өчен талашабыз, ни өчен яратабыз, ни өчен көрәшәбез, ни өчен җан атабыз дигән сорауларга җавап эзләргә чакыру: болар барысы да болай гынамы, юк, болай гына түгел. Шушы сораулар шушы пьесада барысы да бар, Ркаил абый, сезгә чын күңелемнән зур рәхмәт! Сезне Питерда көтеп калабыз», – диде театр режиссёры Линар Хаҗиев.
«Ркаил абыйга шулкадәр яхшы пьеса язган өчен рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Без бу спектакльне бик тырышып куйдык. Минем уйлавымча, без әйбәт кенә эшләп чыга алдык. Тырыштык. Пьеса зур темаларны күтәрә, шуларның берсе – авылларның бетә баруы. Болар өчен без дә кайгырабыз, җаныбыз өши. Чөнки барыбыз да авыл баласы, барысы да якын, үз әби-әниләребезне уйнаган кебек уйнадык», – диде Питер татар театры актрисасы Альбина Шәмсетдинова.
«Миңа бу спектакль авыр бирелде. Чөнки егет кеше була торып, мин бит әбине уйнадым. Әби тавышы чыгару авыр булды. Рәхмәт режиссёрга, директорга — алар бик булышты. Спектакльне ясый алдык», — диде Питер татар театры актёры Равил Ибраһимов.
Әйе, театр артистлары Равил Ибраһимов, Илшат Дәүләтбаевлар әбиләрне уйнадылар. Уйнап та күрсәттеләр.
Илшат Дәүләтбаев дигәннән, ул артист кына түгел, театрның алтын куллы рәссам-бутафоры, реквизиторы да. Быел да татар йорты декорациясен генә түгел, кытай өйләренә кадәр ясап куйган.
Әйе, кытай, чөнки пьесада шушы тема да күтәрелә. Алай гына да түгел, кытайлар үзләре дә катнаша – театр «Конфуций» көнчыгыш телләре һәм мәдәнияте академиясе белән хезмәттәшлек итә чөнки. Кытайлар нишли дисәгез... нишләсен инде, Мәннан картка ярдәм итәргә килгәннәр...
Автор үз текстына әлеге сорауны салганмы-юкмы – белмим, әмма мине спектакльнең буеннан буена бер сорау озата килде. Ул сорау безнең хөрмәтле җитәкчеләребезгә юнәлтелгән. Хөрмәтле җитәкчеләр, инде административ гайрәтегез бетеп, «тезгенегез» бушап калгач, элемтәләрегезнең көче йомшаргач, сезнең тирәдәге кешеләр сезнең өчен нәрсәдер эшләргә, сезнең хакка хәтта детективка тиң адымнар ясарга әзерме? Йә кайсыгыз «әйе» дия ала!
Шәхсән мин урыны-урыны белән хәтта Ркаил Зәйдулланы кызганып та куйдым – медаль-фәлән сорап җанын ашаганнар икән мескеннең, бөтен борчуын шушы пьесага керткән. Кичә «күкәйдән борынлап чыгып» әле эш күрсәтергә җитешмәгән кемсәләргә кадәр Рәхмәт хаты сорап йөргәнне... түзә-түзә дә адәм баласы, әнә, шундый пьесалар язып куя...
ххх
Спектакль әдәби татар телендә бара. Әмма театр татар теле чамалырак булган кешеләрне дә читләштерми – ел саен алар өчен эчтәлекне күренешләр тасвирланган програмка әзерләнеп, спектакль алдыннан һәр тамашачыга тәкъдим ителә. Быел театр профессиональләшүгә таба зур бер адым ясаган... хәер бер генә дә түгел. Беренчедән, тәрҗемә мәсьәләсендә алга китеш булып, синхрон тәрҗемә тормышка ашырылды – Татарстандагы дәүләт театрларындагы кебек итеп тамашачыларга наушниклар бирелде. Синхрон тәрҗемәнең иганәчесе – программист Виктор Сивов, ел саен театрга булыша, чөнки ул театр ярата. Исеменнән күренгәнчә, ул татар кешесе түгел, ул бары тик театр ярата. Икенчедән, театр тамашага билет та сатты. Бу инде бушлай күрсәтәбез, килегез генә дип, тамашачы килгәнгә сөенеп утыру түгел, ә хезмәтеңнең күпмедер дәрәҗәдә бәяләнүен күрү.
Шунысы да бар – театр спектакль күрсәтү өчен зал арендалаган һәм билет бәясе шушы аренданы күпмедер дәрәҗәдә капларга тырышу, әлбәттә. Театр иганәчеләр дә эзләгән һәм тапкан да. Аллаһка шөкер, меценатлар бар ул татарда. «Шамил Акбулатов 260 мең сум акча бирде. Ул Санкт-Петербургта бер компаниянең генераль директоры. Без аңа бик рәхмәтле. Билет алып театрга килгән һәр тамашачыга рәхмәтебез зур», – ди театр директоры Гүзәл Исмәгыйлева.
Ххх
Спектакльнең хореографы – Эльмира Әхмәтова, музыкаль бизәлеш – Линар Хаҗиев, гример – Талия Якупова, тавыш режиссёры – Эльдар Мурдашев, ут куючы оператор – Камил Хәмзин, синхрон тәрҗемәче – Әлфия Сибгатуллина.
Питер татар театры Шелгунов исемендәге Мәдәният йортына рәхмәтле. Иң кызыгы – труппа аренда өчен спектакль таләпләренә туры китереп сайлаган мәдәният йортында да татар кешесе табылган – Ринат Шәймәрданов биредә сәхнә инженеры булып эшли икән һәм театрга яңа сәхнәдә җайлашырга бик булышкан.
Питер татар театры Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең дә игътибар үзәгендә. Спектакль карарга ел саен вәкиллек җитәкчесе Шамил Шәяхмәтов килә.
Шамил Шәяхмәтов: «Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта ике татар халык театры эшли. Питер татар театры өченче премьера чыгара һәм күреп торабыз – өчесендә дә зал тулы кеше булды. Димәк, безнең ватандашларга бу спектакльләр кирәк, алар кызыксына. Алга таба да яңа премьералар көтеп калабыз. Коллективларның үзенә әлеге спектакльне кую процессы да кадерле, чөнки алар очраша, аралаша, бердәм булып әсәрне сәхнәгә әзерли. Ә тамашачы булып килгән татарларга шул эшнең нәтиҗәсе кадерле, бу мөһимрәк — тулы зал шуны раслый.
Биредә спектакль бер яки ике күрсәтелергә мөмкин. Моның белән генә чикләнмичә, спектакльнең алга таба ниндидер язмышын, киләчәген күрәсезме? Мәсәлән, Татарстанда халык театрлары өчен бик дәрәҗәле «Идел-Йорт» фестивале бар.
Әлбәттә. Хәтта фестиваль генә дә түгел. Минем бу темага уйланганым бар инде – бәлки, без, районнар белән сөйләшеп, заллар сайлап, Питер татар театрын кунакка чакыртырбыз. Арчамы, Әтнәме, Зәйме... уйлыйбыз, – диде ул.
Залда вип-кунак РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин да бар иде.
Альберт Асадуллин: «Мин хәзер гаҗәеп бер халәттә. Чөнки бу спектакль балачагыма кайтарды. Минем бөтен балачагым Малмыж шәһәрендә узды, ул Киров өлкәсенә кергән шәһәр, Татарстан чигендә урнашкан. Әни ягыннан туганнарыбыз шунда яши иде. Миңа 10-12 яшьләр булдымы икән – Казаннан Камал театры килде. Алар ул вакытта бик популяр булган «Зәңгәр шәл» спектаклен алып килгәннәр иде, хәер. ул спектакль әле дә популяр бугай. Зур булмаган мәдәният йорты шыплап тулган иде. Ә мин иң алгы рәттә – нәкъ сәхнә алдында утырдым. Бүгенге спектакль мине шушы театрлы балачагыма алып кайтты. Биредә шундый ук гаҗәеп татар юморы, халык фәлсәфәсе, гаҗәеп персонажлар... Безгә үз традицияләребезгә бәйле мондый спектакльләр бик кирәк. Бер карасаң, ул бик гади, ләкин шундый тирән. Дөресен әйткәндә, бераз икеләнеп кенә килгән идём, хәзер артистлар эшенең югарылыгын күреп аптырап куйдым. Алар бит чын артистлар кебек уйныйлар.
Бу театрның киләчәген күрәсезме? Питер татарларына ул кирәкме?
Мин бу сорауга барысын да колачлап нигезле итеп җавап бирә алмам, ләкин үз ягымнан мин бу театрның кирәклеген тоям һәм аларга таяныч булырга әзермен. Теләсә кайсы халыкның үзеннән чыккан мондый труппаларның башлангычын якларга кирәк. Мин, Казанда, шәһәрнең Сукно бистәсендә туып үскән кеше өчен мондагы әдәби татар теле дә йөрәгемә май булып ятты. Күп милләтле илебездә татар теле халык театрының үз урыны бар. Безнең Санкт-Петербург иң интернациональ шәһәрләрнең берсе. Шуңа безнең шәһәрдә бу театр иркенләп эшли алсын иде.
Питер татарлары нинди алар?
Алар бик таләпчән. Әмма бик яхшы күңелле. Без бертөрле генә түгел: Казан татарлары да бар, Нижгар татарлары да бар, Пермь, Пенза татарлары да бар. Без барыбыз да дус яшибез. Татар мәдәни чаралары бөтенебезне бергә җыя, берләштерә һәм без моңа бик шат. Безнең зур илебездә әлеге татар театры үссен һәм чәчәк атсын иде.