post

Казан полициясе кисәтә: «Бу видеодагы синме?» дигән хәбәр куркыныч булырга мөмкин

Казанда яшәүче берничә кеше «танышларыннан» телефоннарына килгән видеосылтамага басканнан соң мошенниклар корбаны булган.

Бу хакта «Татар-информ»га Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иткән.

Беренче очракта 48 яшьлек ир-атка танышы исеменнән хәбәр килгән. Анда: «Сәлам, бу видеода синме?» — дигән сорау һәм сылтама булган. Казанлы сылтамага баскач, аның телефонына банк кушымтасына читтән торып керү мөмкинлеге бирә торган программа автомат рәвештә урнаштырылган.

Нәтиҗәдә мошенниклар ир-атның счетыннан акча урларга тырышкан. Алар 170 мең сум алырга ниятләгән, әмма 13 мең сумны гына күчерә алган. Соңрак зыян күрүче бу хәбәрне җибәргән танышының аккаунты җимерелүен белгән.

Шундый ук очрак 58 яшьлек хатын-кыз белән дә булган. Аның танышыннан видеоязма итеп яшерелгән зарарлы файл килгән. Файлны ачканнан соң, мошенниклар хатын-кызның счетыннан 15 мең сум урлаган.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Казан полициясе гражданнарны сылтамалар буенча күчмәскә һәм шикле файлларны ачмаска чакыра. Моннан тыш, белгечләр хәбәрләрнең чынлап та таныш кешедән килү-килмәвен телефон аша яки шәхсән элемтәгә кереп тикшерергә киңәш итә.

Мощный удар по России: Эмираты вышли из ОПЕК+. Кто и зачем разрушает мировой рынок нефти

Объединённые Арабские Эмираты разрывают соглашение с ОПЕК и ОПЕК+. Мировой энергетический рыно ...

  • 29.04.2026

Режим «Беспилотная опасность» и закрытое небо: как Пермь пережила утро 29 апреля

Утро в Прикамье началось с тревоги. Около 7 утра губернатор Дмитрий Махонин объявил режим бесп ...

  • 29.04.2026

Юрист Елисеев объяснил, какие товары нельзя вернуть после покупки

Согласно заявлению Дмитрия Елисеева, члена межрегиональной коллегии адвокатов Москвы, в интервью РИА Нов ...

  • 28.04.2026

Власти Махачкалы расширили зону ЧС после подтоплений

Президент Владимир Путин выступил с обращением к участникам второго международного форума «Открытый диал ...

  • 28.04.2026