Яңа ел “гастролерлары” җәза алды

Яңа ел “гастролерлары” җәза алды

Суд залыннан...

Күптән түгел Саба районы суды РФ Җинаять кодексының 158нче статьясы 3нче өлеше “а”, “в” пунктлары, 162нче статьяның 2нче өлеше “в” пункты (талау), 105нче статьясының 2нче бүлеге “ж”, “з” пунктларында (үтерергә омтылу) каралган җинаятьләрне кылуда гаепләнүче А.Исмагиловның эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул һәм аның белән бергә угрылык кылучы Б. аңлы рәвештә, файда күрү максатыннан, уртак һәм килешенгән карар кабул итеп, торак биналарга законсыз үтеп керү юлы белән урлашу гамәлләре башкару турында сүз куешалар. Моның өчен торак хуҗалары йортларда булмаган вакытны сайлыйлар. Әлеге планны тормышка ашыру өчен ишек йозакларын ватарга чүкечләр, шулай ук фаш ителгән очракта танылмас өчен балаклавалар алалар.

Беренче итеп 2024 елның 26 декабре 2025 елның 4 гыйнвары аралагында (төгәл вакыт тикшерү тарафыннан билгеләнмәгән) Тукай урамындагы йортка законсыз үтеп керәләр. Биредән “TUNDRA» инструментлар җыелмасы, WD 1600BPVT дискы, «Gain Ward» видеокартасы, ачкычлар, гомумән алганда, 129 239 сумлык әйбер урлыйлар. Алга таба алда күрсәтелгән вакыт аралыгында Г.Закиров урамындагы кеше яшәмәгән йорттка чүкеч ярдәмендә веранда ишегенең йозагын ваталар. Ләкин аларның яшерен урлау нияте, үзләреннән бәйле булмаган шартлар аркасында ахырына кадәр җиткерелми, чөнки әлеге торакта акча яки алар өчен кыйммәтле булган башка әйберләр табылмый. А.Исмагилов һәм Б. җинаять урыныннан качалар. Бистәнең Тукай һәм Титов урамнарындагы кеше яшәмәгән йортларга үтеп кергәч тә, буш кул белән чыгып китәләр. Алтын аяк астында аунап ятмый шул.

Горький урамындагы йортта (монысы 6нчы эпизод) җинаятьчеләрне, угрылар җаргонында әйтсәк, “бәхет баса”. Биредә алар казнага юлыгалар. Дөрес, иске акчалар, әмма үзенә күрә бәяләре бар. 1961 елгы, 3 сум номиналлы совет акча купюрасы – 200 сум, 1999 елгы, 5 дирам – 50 сум, 1995 елгы 500 манат номиналлы төрекмән акча купюрасы – 520 сум бәясендә йөри. «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале – 15 000 сум, көмешсу-кара төстәге беләзек – 682 сум, алтынсу төстәге ат дагасы – 218 сумга тигез. Бер-ике доллар да табыла. Йорт хуҗасына килгән гомуми зыян 16 924 сум тәшкил итә.

Угрылар Яңа ел гастрольләрен дәвам итеп, кабат Тукай урамына әйләнеп кайталар. Гыйнварның 2сеннән дүртесенә кадәрге вакытта 113нче йортның ишеге ватыла. Барысы 68 битлек хөкем карарында әлеге эпизод хәйран озын тасвирланган. А.Исмагилов һәм Б. урлаган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләрен, хезмәт ветераны күкрәк билгеләрен, төрле елларда чыгарылган кәгазь һәм тимер акчаларны санап чыгу да ике биткә сузылган. Йорт хуҗасына 108 318 сум 60 тиен зыян китерелә.

Алга таба, угрылар милек урлау ниятен тормышка ашыру өчен Ү.Закиров урамындагы иске генә йортны сайлыйлар. Әмма хуҗабикәнең өйгә килеп керүе кыңгыр эшкә аяк чала. Фаш ителәчәкләре көн кебек ачык хәлгә әйләнә. Шуннан соң алар олы яшьтәге хатын-кызга һөҗүм итәләр. Чүкеч белән берничә тапкыр башына сугалар. Алынган җәрәхәтләр гомерен куркыныч астына куя. Зыян күрүче вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелүе аркасында гына исән кала. Әмма сәламәтлеге хәзер дә начар.

Тикшерү барышында А.Исмагилов кылган гамәлләрен Б.ның мәҗбүр итүенә сылтарга тырышкан. Әмма гаепләнүче үтенече буенча үткәрелгән экспертиза бәяләмәсе нигезендә Б.да лидерлык сыйфатлары ачыкланмый. Аңарда мотивациянең җитәрлек тотрыклы булмавы һәм үз бәяләү критерийларының зәгыйфь формалашуы, өстән генә фикер йөртү, йогынтыга җиңел бирелүчәнлек, тышкы шартларга һәм турыдан-туры тирәлеккә бәйлелек кебек психологик үзенчәлекләр күзәтелгән.

Суд барлык эпизодлар буенча билгеләнгән җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, А.Исмагиловка карата 7 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Әлеге срокны ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Рәдис Хәлимов,

район суды администраторы.

Турецкого певца Ипека приговорили к трем годам тюрьмы за посты про Израиль

Суд Стамбула назначил местному артисту Яшару Ипеку три года лишения свободы за публикации о Газе после о ...

  • 16.05.2026

Госдеп США и Ливан достигли прогресса на переговорах в Вашингтоне

Третий раунд переговоров между Ливаном и Израилем, проведенный в Вашингтоне, ознаменовался значительным ...

  • 16.05.2026

Врач из клиники «Новомед» подверглась угрозам после смерти ребёнка

В клинике «Новомед дети» в Новороссийске, расположенной в Краснодарском крае, причину смерти ребёнка уст ...

  • 15.05.2026

Эксперт Мособлдумы Самединова: выпускники должны ощущать абсолютную любовь

Фото: Общественная Служба Новостей В Московской области выпускники школ сейчас активн ...

  • 15.05.2026