«Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар» - Залы буш булса да, лекцияләре әйбәт иде
Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Ачык университет» лекторие узды.
«Ачык университет» лекторие үзен яңа мәйданчыкта — Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) сынап карады. Лекторий өчен ЦУМга кагылышлы тема сайланган: «Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар». Лекцияләрне «Печән базары» фестиваленә нигез салучыларның берсе Гөлназ Бәдретдин («Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек»), галим Илдар Шәфыйков («Татарлык һәм упкын: милләт һәм миллияткә бер караш»), музыкант, журналист Рәдиф Кашаповлар («Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 еллар тәҗрибәсе») укыды. Лекцияләр татар телендә укылды.
Лекторий «Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли?» дискуссиясе белән төгәлләнде. Аның модераторы Рәдиф Кашапов иде. Катнаштылар: Гөлназ Бәдретдин, Илдар Әюпов, Резидә Әгълиуллова, Регина Яфарова.
Дискуссия кысаларында ни өчен милли продукция кыйммәт тора, ни өчен ир-ат өчен милли кием-салым аз һәм башка сорауларга җавап эзләделәр. Әйтик, спикер Регина Яфарова татар орнаменты булган әйберләрнең кыйммәтлелегенең бер сәбәбе итеп кешеләрнең тарих сатып алуы белән аңлатты. «Мәсәлән, Казан җөе белән эшләнгән сумка яки аяк киеме яхшы инвестиция – тарих та, сыйфат та бар. Мондый әйберне балаларыңа да калдырырга мөмкин», — диде ул.
Шунысы кызганыч: яңа мәйданчыкта лекцияләр бөтенләй тамашачысыз диярлек узды. Бу ЦУМның аудиториясе башка булуы (булса) белән бәйләме, әллә бары тик биредә матбугат үзәгенең тулы көченә эшләп китмәгәнлеге беләнме – киләчәк күрсәтер.
- Май ае дәвамында «Маёвка» проекты концертлары барачак. Икенче катта яшьләр буш залда лекция укыганда, беренче катта концерт бара иде.
- Ачык Университет 2019 елның 9 февралендә барлыкка килгән. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» проекты кысаларыннан үсеп чыккан.