28 яшьлек ир Украина кораллы көчләренә акча күчергән өчен 12 ел төрмәдә утырачак
Мәскәүдә яшәүче 28 яшьлек ир-ат Украина хәрбиләренә акчалата ярдәм иткән өчен 12 елга колония җәзасына хөкем ителгән.
Бу хакта “РИА Новости” Федераль иминлек хезмәтенең Чуашстандагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ир-атның күп тапкырлар криптокошелекка акча күчергәнлеге ачыклаган. Шуннан соң акчасы Украина хәрбиләре ихтыяҗына юлланып, Россия солдатларына каршы хәрби операцияләрдә файдаланылган. “Чуашстан Республикасы Югары суды Мәскәүдә яшәүче ир-атны дәүләткә хыянәт итүдә гаепле дип таныган. Аңа 12 елга катгый режимдагы төзәтү колониясе һәм 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән”, – диелгән ФСБ хәбәрендә.