Бүген Балтач мәдәният үзәгендә районның медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте
– Сезнең хезмәт килограммнар белән үлчәнми, сез көн дә кирәкле һөнәр ияләре, – дип белдерде район башлыгы
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә районның медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итте, аеруча хезмәт күрсәткәннәргә бүләкләр тапшырды.
- Сезнең хезмәт килограммнар белән үлчәнми, сез көн дә кирәкле һөнәр ияләре, – дип белдерде район башлыгы.
Үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Сәфәров сәламәтлек өлкәсендә соңгы елларда кичергән уңай үзгәрешләргә тукталды.