post

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан арткан

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан арткан

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 7,3%ка күбрәк.

«Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукциянең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте», — диде ул. Тулаем төбәк продуктында авыл хуҗалыгы тармагы өлеше — 7% чамасы. 2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тонна ашлык җитештерелгән, шул ук вакытта бөртеклеләрнең максималь уңдырышлылыгы — 35,9 ц/га.

2,25 млн тонна шикәр чөгендере, 1 млн тонна майлы культуралар, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм 285 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

2025 елда 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның продуктлылыгы елына бер баш терлеккә 8 873 кг га кадәр арткан. 2030 елга бер сыердан продуктлылыкны 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора.

2025 елда Татарстанда 11 мең башка исәпләнгән 18 заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. 2026 елда тагын 14,7 мең сыерга исәпләнгән 19 терлекчелек объекты гамәлгә ашырылачак.

Тулаем алганда, 2025 ел республиканың агросәнәгать комплексы өчен җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле булды, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров утырыш барышында залда утыручы Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка сатылган сөткә федераль субсидия кебек ярдәм чарасын яңарту мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Татарстан илдә иң зур сөт җитештерүче булып тора. Һәм сөт базарында теләсә нинди бәя тирбәнешләре барыннан да бигрәк бездә чагыла. Сездән 2026 елга әлеге дәүләт ярдәме чарасын яңарту мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», — диде Марат Җәббаров.

Коллегия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Россия и Азербайджан сверили график политических контактов

Замглавы МИД РФ Михаил Галузин и посол Азербайджана Рахман Мустафаев на встрече в Москве св ...

  • 12.02.2026

Собянин рассказал о бережной реконструкции исторического здания школы №1574

Столичный градоначальник Сергей Собянин выступил с заявлением, что 120-летнее здание школы № 1574 в ...

  • 12.02.2026

Татарстанда СВОда катнашучы контрактчылар гаиләләренә ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр

Компьютер уеннарын яратучыларның пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү өмете күбрәк, чөнки аларның кулл ...

  • 12.02.2026

В Звенигове коммунальная авария оставила без воды более 230 домов

В Звенигове произошла крупная коммунальная авария. В результате без воды остались жители частн ...

  • 12.02.2026