Айдар Җаббаров милли театрлар режиссерлары өчен лаборатория уздыра
Казанда Тинчурин театрының баш режиссёры Айдар Җаббаров җитәкчелегендә милли театрлар режиссёрлары лабораториясе узачак. Лабораториядә катнашучыларның гаризаларын РФ Театр эшлеклеләре берлеге җыя. Мәгълүмат та РФ Театр эшлеклеләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 20 апрельдә игълан ителәчәк.
Лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве».
Дәресләр 11 — 18 майда Тинчурин театры бинасында узачак.
Лабораториядә катнашу түләүсез булу да ассызыкланган. Аларның Казанда яшәвен РФ Театр эшлеклеләре берлеге финанслый.