Россия көнендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Иртәгә, Россия көнендә, Татарстан башкаласында муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин булачак.
Казанда шәһәр парковкалары бәйрәм һәм ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе) бушлай эшли.
Эш көннәрендә Татарстан башкаласында муниципаль парковкада машина калдырган өчен төнге вакытта – кичке 19 сәгатьтән иртәнге 8 сәгатькә кадәр түләү алынмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.