Рифкать Миңнеханов: “Бүген технологик лидерлык көндәшлеккә сәләтне билгели”

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, бүген нәкъ менә технологик лидерлык төбәкләрнең, гомумән дә, илнең көндәшлеккә сәләтен билгели. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында 8-10 апрельдә Казанда XX Россия венчур форумын үткәрүгә багышланган брифингта әйтте.

“Быел республика башкаласында егерменче, юбилей форумы узачак. Аның төп шигаре – “Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр”. Бу очраклы гына да түгел: бүген нәкъ менә технологик лидерлык төбәкләрнең, гомумән дә, илнең көндәшлеккә сәләтен билгели”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, республикада фән өлкәсендәге тәкъдимнән алып аны сәнәгать дәрәҗәсенә җиткерүгә кадәр дәвам иткән эзлекле чылбыр – инновацияләр экосисистемасы булдырылган. “Фәнни-технологик проектларга теләктәшлек күрсәтүнең мөһим чарасы – “Ел ииновациясе” бәйгесе. 2025 елда 228 гариза килеп иреште. 25 проект җиңүче дип табылды. Әлеге бәйгенең үзенчәлеге – ул тәкъдимнәр генә түгел, ә тормышка ашырырга әзер булган проектларны барлый. Анда мәктәп укучыларыннан алып корпорацияләргә кадәр катнашырга мөмкин. Мисал өчен, былтыр җиңү яулаучылар арасында Казаннан мәктәп укучысы Глеб Смородинов бар. Ул кылый күзлелекне дәвалау өчен җайланма уйлап тапкан. Татарстанда инновацияләр мәктәп эскәмиясеннән үк туа”, – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов.

АБН24: Эстония опозорилась, попытавшись захватить российский танкер на Балтике

Фото: unsplash.com С точки зрения географического положения Э ...

  • 18.04.2026

Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен: Быел Казанда 268 юл фаҗигасе булган, 11 кеше үлгән

Язның җылы, кояшлы көннәре барыбызны да урамга чакыра. Ләкин саклык турында онытмаска кирәк: җәяүлеләр ...

  • 18.04.2026

Взрыв прогремел в подземном пешеходном в Германии

Взрыв прогремел в подземном пешеходном переходе у центрального вокзала в городе Фельклинген ...

  • 18.04.2026

«Касимов развивается»: Малков обсудил будущее города с его главой и пообщался с жителями

РЯЗАНЬ, 18 апреля, ФедералПресс. Губернатор Рязанской области Павел Малков посетил с рабочим в ...

  • 18.04.2026