Корбан өчен сарык сатып алганда сатулашырга ярыймы?
Корбанлык өчен мал сатып алганда сатулашырга ярыймы-юкмы икәнен «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сөйләде.
«Сатулашу сәдакадан китә, ягъни, кешегә сәдака биргән кебек әҗер бирелә. Корбан сарыгын сатып алганда бәя турында сөйләшү, сатучыга үз позицияңне аңлату – дөрес», – диде ул.
Аның сүзләренчә, корбанга чалына торган сарыкка, тәкәгә, кәҗәгә 1 яшь булырга тиеш. Бу асыл таләп, дип аңлатты ул.
«Бәя билгеләүгә килгәндә исә, ислам дине буенча, әгәр синең корбан чалу мөмкинлегең бар икән – чаласың, мөмкинлегең булмаса – чалмыйсың. Мөмкинлеге булган кеше сарык сатып ала, бөтен йолаларны үти, корбан итен мохтаҗларга тарата. Корбан чалу мөмкинлеге булмаган кеше үзен гөнаһлы булдым, дип санарга тиеш түгел. Күпләр бурычка акча алып булса да корбан чалырга кирәк дип уйлый. Болай эшләргә ярамый.
Әйтик, бер сарык 100 мең тора ди, ә синең 99 мең сум гына акчаң бар. Әмма сатучы сарыкны бары тик 100 меңгә генә сатам, аннан кимгә сатмыйм, дип әйтә. Димәк, син сатып алмыйсың һәм корбан чалмыйсың. Махсус шушындый зур бәя әйттем.
Корбан бәйрәме көннәрендә җәмгыять икегә – корбан чалучыларга һәм чалмаучыларга бүленә. Корбан чалучыларның тагын бер бурычы бар – мохтаҗларга корбан ите тарату. Корбан чала алмаган кешеләр автомат рәвештә мохтаҗлар рәтенә керә һәм корбан чалган кешеләр аларга ит тарата.
Бу мәсьәләдә фанатизм булырга тиеш түгел. Булдыра аласың икән – рәхим ит, булдыра алмасаң – сиңа гөнаһ булмый.
Хәтта синең акчаң булып та, ул тормыш өчен күпкә мөһимрәк әйберләр өчен тәгаенләнгән икән, син аннан акча алып корбан чалырга тиеш дигән сүз түгел. Бу рухи эш һәм бөтен матди мөмкинлекләребезне исәпкә алып эшләнә. Кеше моны ниндидер салым кебек, авыр мәшәкать буларак кабул итәргә түгел, ә рәхмәтле булып эшләргә тиеш», – дип сөйләде хәзрәт.