Татарстанга көчле җил һәм яшен килә: кайчан һәм нәрсәдән сакланырга?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе кисәтүенчә, республикада һава торышы начараячак.
6 май кичендә, төнлә һәм 7 май көндез Татарстан территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Шулай ук яшенле яңгыр ихтимал. Казан да начар һава торышы 6 май кичендә үк башланырга мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе саклык чараларын искә төшерә:
-
реклама щитларыннан, юл билгеләреннән һәм электр линияләреннән ераграк торыгыз
-
машиналарны андый урыннар янында калдырмагыз
-
көчле җил вакытында йорт стеналары янына сыенмагыз — түбә материаллары төшәргә мөмкин
-
ишегалдыгыздагы корылмаларның ныклыгын тикшерегез
-
мөмкин булса, өйдә калыгыз, тәрәзәләрне ябыгыз
-
балконнардан һәм лоджияләрдән очып китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куегыз
-
балаларны караучысыз калдырмагыз
Белгечләр искәртә: һава торышы кинәт үзгәргәндә сак булу аеруча мөһим.
Сезнең иминлек — үз кулыгызда.