Татарстанда мәктәп директорларына өстәмә түләү кертәләр

Татарстан Хөкүмәте мәктәп директорлары өчен яңа акчалата түләүне раслаган.

Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Документ рәсми хокукый порталында дөнья күргән.

Яңа тәртип буенча, 2025 елда “Иң яхшы укытучы” республика конкурсында җиңгән педагоглар эшләгән мәктәп директорлары 30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Бу чара башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәктәп җитәкчеләренә кагыла. Ягъни, әгәр мәктәп укытучысы һөнәри бәйгедә җиңү яулый икән, директорга да өстәмә премия каралган.

Түләүләр 2026 ел бюджеты хисабына финансланачак.

Хакимият вәкилләре фикеренчә, бу карар мәктәп җитәкчеләрен педагогларның һөнәри үсешен активрак хупларга этәргеч булырга тиеш.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Энергетики отключили электричество в районе Аван и Ариндж в Ереване

Часть административного района Аван в городе Ереван сейчас остаётся без электричества. Об этом сообщает ...

  • 07.06.2026

Пострадавшая при атаке ВСУ девушка распишется с военным в больнице

Девушка, которой российский военный сделал предложение прямо в реанимации, готовится к реги ...

  • 07.06.2026

Полковник ВСУ Дрогайцев умер при загадочных обстоятельствах в Украине

Полковник Вооружённых сил Украины, командующий 19-й ракетной бригадой и отдавший приказ на обстрел Белго ...

  • 07.06.2026