post

Югары Чыршылы авылында гасыр бәйрәмен билгеләп үтәләр

Югары Чыршылы авылында гасыр бәйрәмен билгеләп үтәләр

Югары Чыршылы авылында гомер итүче Миңнеголова Әсфия Салих кызына бүген 100 яшь тулды.

Гасыр чиген узган ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткасын, күчтәнәчләрен, шәхсән үзенең Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.

— Кадерем нык арткан икән бит минем. Бигрәк нык зурладыгыз, рәхмәт яугыры. Үзегезгә дә Аллаһ Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен, — диде йөзьяшәр юбиляр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, җирлек башлыгы Роза Гилева, җирлек башкарма комитеты, оешмалары хезмәткәрләре, балалары, туганнары да котладылар, сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр.

Әсфия апа гомер иткән йортында берүзе яши. Чаллыга балаларына кунакка барса да, тизрәк кайту ягын карый. Аңа авылында рәхәт. Кайчандыр үзендә фатирда яшәгән Фәния апа күршедә генә яши, кереп, көн дә хәлен белеп, ярдәм итеп тора үзенә, аңа олы рәхмәтле Әсфия апа.

Новак объявил о прекращении прокачки нефти из Казахстана в ФРГ через «Дружбу»

Нефть из Казахстана, которая ранее шла в Германию по трубопроводу «Дружба, перенаправят на другие лог ...

  • 22.04.2026

Владимир Путин сообщил о росте потока российских туристов на Сейшелы

Президент России Владимир Путин отметил увеличение числа российских туристов, посещающих Сейшелы, как со ...

  • 22.04.2026

Экономист Щербаченко перечислил полезные финансовые привычки

Финансовые привычки не всегда связаны с жесткими самоограничениями, а несколько простых правил помо ...

  • 22.04.2026

В Сызрани ввели режим ЧС регионального характера после атаки БПЛА

Губернатор Самарской области Вячеслав Федорищев распорядился о введении режима чрезвычайной ситуации рег ...

  • 22.04.2026