«Татар китабы-2026» бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу
Кемнәр катнаша ала?
"Татар китабы-2026" бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу узды.
Анда сәләтен сынап карау максатында каләм тибрәтеп караган, матур гына әсәрләр иҗат итәргә өлгергән, китаплары басылып чыккан иҗатчылар, китап сөючеләр, "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгьзалары җыелды. Ә алар белән аралашырга Казаннан танылнан шәхесләр — татар китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин, китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миннуллина, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, тәрҗемәче Фатих бәй Котлу килгән иде.
Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче тапкыр "Татар китабы" бәйгесен башлап җибәрә. Очрашуда нигездә сүз шул хакта барды. Әмма ул үзеннән үзе матур бер аралашуга әверелде. Китапханәче Дилә Абдуллина программаны шундый итеп төзегән, һәр чыгыш матур җырлар белән үрелеп барды, Тукай иҗаты да читтә калмады һәм боларның барысы да төп теманы бизәп тамашачыга җиткерелде.
- Бу чараның оештыручысы — татар китап нәшрияты, — диде Дилә ханым.
Димәк, үзенчәлекле тавыш иясе Рөстәм Насыйбуллинны да казаннар үзләре белән алып кайткан. Җырчы арчаларга яраткан җырларын тәкьдим итте. Ә кунаклар Арча сандугачы Расих Галимҗанов чыгышын күтәреп алды. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, бөек шагыйребезне төрек илендә таныткан Фатих бәй Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырны акапелла җырлап, Арчаның бишенче гимназиясе укучысы Ильяс Сабиров шагыйрьнең "Әллүки"ен сөйләп очрашуга бәйрәм рухы өстәде.
Кунаклар да матур, кызыклы, мавыктыргыч чыгышлары белән сокландырды. Алар үзенчәлекле итеп әлеге проектның максаты белән таныштырды.
Сөйләүләреннән аңлашылганча, ул заманча әдәбиятның иң яхшы вәкилләрен ачыклау һәм республикабызның яшь талантларына ярдәм итү максатыннан оештырыла. Анкеталар 1 июньнән кабул ителә.
Бәйгенең төп номинацияләре:
"Яңа исем" (ел дебюты); "Иң яхшы әдәби әсәр кергән китап"; "Иң яхшы нон-фикшн китап"; "Иң яхшы балалар китабы"; "АЛГА буыны": яшүсмерләр өчен китап; "Елның иң күп сатыла торган китабы"; "Аrt-китап": автор бизәлешендәге уникаль басма; "Татарстан халыклары китабы": Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар; "Ел китабы" – мөһим иҗтимагый вакыйга булган китап.
- Әлеге бәйгедә 2026 ел дәвамында Татарстан Республикасындагы барлык нәшриятларда чыккан һәр татар китабы катнаша ала – берсен дә чикләмибез. Шушы бәйге кысаларында районнарда очрашулар оештырылачак, авторлар белән осталык класслары уздыру да күздә тотыла. Тыйнаграк һәм социаль челтәрләрдә актив булмаган язучыларны иҗатын һәм шәхесен пропагандаларга өйрәтү дә уйланыла.
- Монда төп максат – китап укыту, авторны таныту, укучыны югалтмау. Нәшриятны автор һәм укучы тотып тора. Оештыру эшләре тулаем безнең нәшрият кулында булса да, җиңүчеләрне билгели торган жюри составына читтән дә белгечләрне чакырачакбыз, — диде Галимҗан Гыйльман. - Галимҗан Гыйльманов. — Арчада чын иҗатчылар яши. Үзем генә дә унлап кешене әйтә алам. Иҗат рухы, иҗади дөнья бар монда, традицияләр саклана. Бу бәйгедән дә читтә калмассыз, дип өметләнәм. Ә бәйге җиңүчеләре 2027 елның 21 февралендә бүләкләнәчәк.