СВОда катнашучыларның акчасын урлаучыларның башлыгын тоткарлаганнар

Мәскәү өлкәсендә Игорь Бардинны тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр аны Шереметьево аэропортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның акчаларын урлауны оештыручы һәм Лобня оешкан җинаятьчел төркеменә нигез салучы дип саный. Бу хакта «ТАСС» яза.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Бардинны кичә тоткарлап, сорау алганнар. Ул бер ел элек читтән торып кулга алынып, халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Бардин җинаятьчел төркем лидеры булган һәм урланган акчаның күбесе шуңа юлланган.

Игорь Бардинның улы Владимир да Лобня җинаятьчел төркеменә кергән һәм Россия хәрбиләренең акчасын урлап йөргән. Анысы узган елның октябрендә кулга алынган.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, җинаятьчел төркемгә кимендә 40 кеше кергән. Алар Шереметьево аэропортына килеп төшкән СВО хәрбиләренең акчаларын үзләштергән.

Банда әгъзалары, хәрби хезмәткәрләрне махсус эзләп, аларга такси хезмәте тәкъдим иткәннәр. Башта тиешле күләмдә акча сораганнар, әмма соңыннан сумманы кинәт арттырып, ике меңнән 40-90 мең сумга кадәр җиткергәннәр. Түләүдән баш тарткан хәрбиләргә янаганнар.

Политолог Оленченко предположил, что Испания может выйти из НАТО

Изображение сгенерировано нейросетью ChatGPT Политолог-международник Владимир Оленчен ...

  • 14.04.2026

Памфилова раскрыла, когда ждать президентский указ о выборах

Памфилова: выборы в Госдуму начнутся после президентского указа в июне Центральная избир ...

  • 14.04.2026

Курс доллара на Forex упал ниже 75 рублей впервые с января

Курс доллара на международном валютном рынке Forex упал ниже 75 рублей. Это произошло впервые с 30 ян ...

  • 14.04.2026

Собянин: Все больше выпускников девятых классов выбирают учебу в колледже

Москва расширяет выбор возможностей обучения для молодежи. Об этом рассказал Сергей ...

  • 14.04.2026