Казан вертолёт заводында эшләүче Дамир Касыймов: «Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару»
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан Казан вертолёт заводының тырыш эшчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге героебыз Даамир Марат улы Касыймов.
Дамир Касыймов 6 нчы разрядлы слесарь-инструментальщик, механикалаштыру чаралары һәм стандарт булмаган җиһазлар ясау цехында хезмәт куя. Ул – «Һөнәрдә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Слесарь-инструментальщик» номинациясендә икенче урынны яулаган белгеч. Ул катнашканда конкурсның федераль этабы Смоленск өлкәсендә булган һәм әлеге номинациясендә илнең төрле төбәкләреннән җиде катнашучы көч сынашкан.
«Әнием белән бер цехта эшлибез»
Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, заводка эшкә килдем, бу 2016 ел иде. Без вертолёт механизмнары өчен кирәкле детальләрне ясыйбыз. Заводка эшкә кергәнче, Казан автотранспорт техникумында белем алдым. Чөнки бәләкәй чактан ук шофёр булырга хыялландым ул. Аннары Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының «Машина төзелеше» юнәлешендә укыдым, – дип сүзен башлады ул.
Дамир, заводка ничек эшкә килергә булдыгыз? Якыннарың арасында заводта эшләүчеләр бармы, үрнәк булучылар?
Әнием белән бер цехта эшләп йөрибез. Ул монда эшкә чакырды, эшләп карарга булдым. Ошады да, калдым. Әтием 22нче заводта хезмәт итә, ул – слесарь-ремонтлаучы.
«Конкуренция көчле иде»
Дәрәҗәле бәйгедә дә җиңүләргә ирешкәнсез. Ярыш ничек барды?
Конкуренция көчле иде, бөтен көндәшләр дә бик нык тәҗрибәле һәм оста. Кайсыларының хезмәт стажлары – 20, кайберәүләрнеке хәтта 40 ел! Ә мин бик яшь идём алар арасында. Шулай да тырыштым. Бик күп бүләкләр бирделәр. Акчалата премия күчерделәр. Бәйге узгач, декабрь аенда Мәскәүдә Кремльдә хөрмәтләделәр, нык шатландым, алдан ук яңа костюмнар алдык, әзерләндек. Тормыш иптәшем белән бергәләп бардык Мәскәүгә.
Сер булмаса, премияне нәрсәгә тоттыгыз?
Юк, сер түгел. Хатыным белән йорт алган идек, өйне ремонтладым. Гаилә бюджетына да яхшы гына керем булды. Тормыш иптәшем дә шушы заводта эшли. Әлегесе көнне икенче балабызны карый, декрет ялында. Балаларга вакытны кич һәм ял көннәрендә бүлергә тырышам.
«Эштән ямь табып эшләргә кирәк»
Нинди хоббиларыгыз, мавыгуларыгыз бар?
Балалар, гаилә, йорт-кура... Гаилә белән бергәләп паркларда йөрергә яратабыз. Өй ремонты буенча да күп әйберне үзем эшләргә тырышам.
Алга таба нинди максатлар, хыяллар, Дамир?
Казан вертолёт заводында эшләү ошый. Коллективыбыз да дус-тату. Миңа 30 яшь. Яшьләргә заводта, фабрикада эшләү авыр, дигән стереотип та бар кебек. Тик бу алай түгел, иң мөһиме – эшеңне яратып башкару. Эштән ямь табып эшләргә кирәк. Мине әти кечкенәдән үк эшчән булырга өйрәтте, бөтен эшкә үзе өйрәтте. Киләчәктә, балаларыма да лаеклы тәрбия биреп, заводта матур итеп эшләргә язсын!
Амин, шулай булсын!
Дамир Касыймов хезмәт юлы дәвамында профессиональлеге һәм үз вазифаларын намуслы үтәве өчен берничә тапкыр билгеләп үтелә. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз.