Казан халкы хыялдагы ялын 220 мең сумга бәяләгән: 2026 елда кайчан ял алу отышлырак?
Казан отпуск бюджеты күләме буенча миллионлы шәһәрләр өчлегенә керде. Шул ук вакытта Татарстан халкының яртысы диярлек ел башыннан бирле бер көн дә ял алмаган. 2026 елга ялны кайчанга планлаштыру отышлырак һәм хыялдагы ял өчен күпме акча кирәк? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.
Татарстан халкының 47 проценты бер көн ялын да кулланмаган
Татарстан халкының яртысы диярлек (47 проценты) 2026 елда әле бер көн ялын да кулланмаган. Тагын 31 проценты отпуск көннәрен өлешчә һәм нибары 6 проценты гына планлаштырылган ял көннәрен тулысынча алган. Бу мәгълүматлар hh.ru һәм «Островок» онлайн-бронь сервисы аналитиклары уздырган тикшерүдә билгеле булган.
«Татарстанда яшәүчеләр күбесенчә җәй айларында ял ала: 55 проценты июльне, 48 проценты августны, 41 проценты июньне хуп күрә. Моннан тыш, сентябрьгә (40 процент), октябрь һәм майга да (17шәр процент) ихтыяҗ бар. Ял өчен популяр булмаган айлар – гыйнвар (4 процент) һәм февраль (6 процент). Бу чорда ял итәргә һава торышы гына түгел, ә финанс ягы да кулай түгел: эш көннәре аз булу сәбәпле, отпуск түләүләре дә өметләрне акламаска мөмкин», – дип сөйләде hh.ru сервисының тикшеренүләр буенча директоры Мария Игнатова.
Җәй гадәттәгечә төп ял сезоны булып кала бирә: бер елга бер атнадан һәм аннан да күбрәккә планлаштырылган бөтен сәяхәтләрнең яртысы диярлек июнь, июль һәм август айларына туры килә, диде «Островок» сервисы идарәче директоры Ирина Козлова.
«Шул ук вакытта быел җәйге сезонда ихтыяҗның тигез бүленешен күзәтәбез – Россия халкы һәр өч айга да бер тигез санда диярлек яллар планлаштыра. Чагыштыру өчен: бер ел элек ял өчен ихтыяҗ иң зур булган ай – август иде, ул вакытта җәйнең соңгы аена барлык җәйге броньнарның 40 проценты туры килде», – диде ул.
Казан ял бюджеты буенча миллионлы шәһәрләр өчлегенә керде
Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында бер атналык ялга иң күп акчаны Мәскәү халкы тотарга әзер – бер кешегә уртача 77 мең сум. Икенче урында 71 мең сум күрсәткече белән Казан, ә өченче урында – Екатеринбург, монда яшәүчеләр ялга 69 мең сум бүлеп бирергә әзер, дип хәбәр итә SuperJob.ru матбугат хезмәте.
«Мәскәү һәм Казан хыялдагы ял бәясенә сораулар буенча да алдынгы: бер атнага 229 һәм 220 мең сум. Өчлеккә Красноярск та кергән: монда яшәүчеләргә идеаль ял өчен атнасына 227 мең сум акча кирәк», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта һәр дүртенче икътисади актив россияле акча җитмәү сәбәпле ял итә алмаячакларын белдергән.
Ир-атлар ял өчен – 68 мең, ә хатын-кызлар 59 мең түләргә әзер
Ир-атлар бер атналык ялга уртача 68 мең сум тотарга мөмкин. Ә хатын-кызлар сакчылрак, алар уртача 59 мең сум тота. Әмма идеаль ял өчен ир-атларга 227 мең, ә хатын-кызларга 220 мең сум акча кирәк.
Иң тыйнак ял бюджеты яшьләрдә: зумерлар (24 яшькә кадәрге респондентлар) үзләренә 55 мең сум гына сарыф итә ала, миллениаллар (25 – 45 яшьлекләр) – 66 мең, бумерлар (45 яшьтән өлкәнрәкләр) – 63 мең сум. Сораштыруда катнашучылар арасында бер атналык идеаль ял өчен иң югары сумманы 35 – 45 яшьлекләр атаган – аларга 207 мең сум кирәк.
Айлык керемнәре 100 меңгә кадәр булган респондентлар бер атна ялга 57 мең сум, 150 меңнән артык акча эшләүчеләр 76 мең сум тотарга мөмкин. Идеаль ял өчен кирәкле сумма хезмәт хакы белән бергә арта: аена 100 меңгә кадәр акча эшләүчеләр арасында 172 мең, 150 мең сумнан артык акча эшләүчеләр өчен – 254 мең сум.
Эш көннәре азрак булган саен, отпуск алу отышсызрак
Әгәр отпуск түләүләрен исәпкә алсак, оклад алып эшләүчеләргә һәм биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләргә ял өчен быел иң отышлы ай – июль, ә иң отышсызы – гыйнвар. Гыйнварда ял иткән кешеләр хезмәт хакы белән чагыштырганда, отпуск түләүләре алганда акчалата югалтуга дучар булган. Елның беренче аенда эшләү һәм хезмәт хакы алу отышлырак булган.
«Айдагы эш көннәре саны азрак булган саен, оклад алып эшләүче хезмәткәрләр өчен ял алу шулкадәр отышсызрак. Закон буенча айда өстәмә ял көннәре яки эшләми торган бәйрәм көннәре булу оклад күләменә тәэсир итми. Елның төрле айларында – эш көннәре саны да төрле, айда өстәмә яллар булу-булмауга бәйсез рәвештә, оклад һәрвакыт бер төрле була», – дип сөйләде SuperJob.ru сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин.
Мәсәлән, хезмәткәр аена 100 мең сум оклад ала икән, 2026 елның гыйнварында 15 көн һәм июльдә 23 көн эшләп, ул барыбер 100 мең сум ала. Тик айларда эш көннәре төрле булу сәбәпле, бер көнлек эшнең бәясе дә төрле була.
«Отпуск һәрвакыт бер үк төрле кагыйдәләр буенча түләнә – ул хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле. Димәк, теге яки бу айда ялның «отышлылыгын» билгеләү өчен шул айдагы көнлек уртача хезмәт хакы белән көнлек керемне чагыштырырга кирәк. Бер эш көне бәясе уртача көнлек хезмәт хакыннан югарырак булган айда эшне дәвам итү отышлырак, ә бу күрсәткечләр якынча бер үк яки уртача көнлек хезмәт хакы югарырак булган айларда отпуск алу отышлырак», – диде Южалин.
Шушы мантыйк буенча, 2026 елда ял алу өчен иң отышлы һәм отышсыз айларны билгеләргә була. Димәк, алда әйтелгәнчә, ял алу өчен иң отышлы ай июль булачак. Аннан соң сентябрь, октябрь һәм декабрь.