«Видимо-невидимо» проекты игълан ителде: чакырсагыз, алар сезнең мәктәпкә килергә әзер

«Видимо-невидимо» проекты игълан ителде: чакырсагыз, алар сезнең мәктәпкә килергә әзер

«Живой город» фонды үзенең чираттагы «Видимо-невидимо» проектын игълан итә. Быел ул Татарстанда 15-28 июньдә үткәреләчәк.

Проект кысаларында Татарстан авыл һәм бистәләре укучылары социаль театр эшлеклеләре белән бергәләп үз-үзләре, хыяллары һәм борчулары турында спектакль иҗат итәчәк. Сүз традицион спектакльләр турында бармый, спектакльләр «Шәһәрлеләр театры» (Театр горожан) алымнары белән куела. Спектакль куелу барышында театраль уеннар сериясе, осталык дәресләре, күнегүләр һәм тренинглар үткәрелә.

Проект барышында иҗат ителгән өч спектакль башта әти-әниләре һәм укытучылары алдында туган якларында, ә соңыннан Казанда — MOÑ театр мәйданчыгында уйналачак.

Белем бирү татар, рус һәм ике телдә алып барыла торган мәктәпләрдән гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә.

Этаплар:

Май ахырында иҗади төркем үз эшен авылларга барудан башлап җибәрә; анда театр педагоглары укучы-укытучылар белән танышачак. Бергәләп киләчәк спектакльләр өчен нигез була алырлык темалар табыла, эш ысуллары билгеләнә.

15–23 июньдә мәктәп лагерьларында эш кайный: катнашучы укучылар проект авторлары белән берлектә спектакль эскизларын иҗат итә һәм иҗат ителгән төбәктә укытучыларга, яшьтәшләргә, ата-аналарга, гомумән, карарга теләгән бар кешегә күрсәтелә.

24–28 июньдә проект барышында иҗат ителгән өч спектакль Казанга алып барып, MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелә.

  • «Шәһәрлеләр театры» методлары шәхесне, коммуникативлык күнекмәләрен, күзаллау, аңлылыкны үстерүгә юнәлтелгән театраль уеннарны үз эченә ала. Уеннар нәтиҗәсендә укучылар үзләрен сүз һәм гамәл белән белдерә торган кыска гына күренешләр барлыкка килә, ә режиссёр мондый күренешләрдән спектакль иҗат итәчәк.
  • Проект 2023 елда Татарстанның Буа районындагы Яңа Чәчкап, Богородское, Новотроицкое, Кыят мәктәпләрендә, 2024 елда Балтач районының Нөнәгәр, Бөрбаш һәм Чепья авылы мәктәпләрендә, 2025 елда Олы Кибәче, Усад, Наласа мәктәпләрендә үткәрелде

Бывший военком Борисов потратил украденные миллионы в ресторане

Как сообщили РИА Новости источники в российских силовых структурах, бывший военком Одесской области Евге ...

  • 11.05.2026

NYT: Зеленский начал отдаляться от США на фоне заморозки мирных переговоров

Фото: сайт лидера Украины Отношения Киева и Вашингтона достигли точки глубокого кризи ...

  • 11.05.2026

Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен аңлаттылар

Алар чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тиешле кешеләргә, шулай ук хезмәт итеп кайтып, запаста булганн ...

  • 11.05.2026

Пасечник рассказал, какой пример жители Донбасса показали всему миру

Леонид Пасечник Пасечник: жители ЛДНР показали всему миру пример сплоченности и патриотизма ...

  • 11.05.2026