«Татмедиа» MAX-та төбәк ММЧ рейтингында абсолют лидер булды

«Татмедиа» медиахолдингының MAX-каналы MAX мессенджерының төбәк сегментында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, берьюлы берничә абруйлы рейтингта беренче урынны яулады.

Бу хакта New Media телеграм-каналында бастырылган maxdash аналитик сервисы мәгълүматлары раслый.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, «Татмедиа» 645 балл җыеп, төбәк телеканаллары арасында цитаталар индексы буенча абсолют лидер булган. Бу күрсәткеч якындагы көндәшләреннән шактый югары: икенче урында — Чиләбенең «Көньяк Урал» КСКК каналы (357 балл), өченче урында — Краснодарның «Кубань» КСКК каналы (284 балл).

Моннан тыш, республика холдингы «канал авырлыгы» күрсәткече буенча да беренчелекне алды. Әлеге комплекслы индекс цитаталар дәрәҗәсен һәм аудиториянең җәлеп ителүен (ERR48) исәпкә алып билгеләнә. «Татмедиа»ның гомуми нәтиҗәсе — 18 750 балл. Бу аңа Краснодарның «Кубань» (14 961) һәм «Кубань 24» (13 761) каналларын артта калдырырга мөмкинлек бирде.

Аудитория активлыгы буенча Татарстанның тагын бер вәкиле — «ТНВ Татарча» каналы да югары нәтиҗә күрсәтте. Ул ER48 күрсәткече буенча 58,21% белән икенче урынны алды, бары тик «Сочи 24» каналыннан (69,10%) гына калышты.

Ә язылучылар саны буенча лидерлык Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе каналларында: «360» — 62,7 мең, «Мәскәү 24» — 58,4 мең язылучы.

Шунысы да игътибарга лаек: хәзерге вакытта «Татмедиа» MAX-каналында яңа iPhone 17 Pro уены бара. Анда каналның барлык язылучылары да катнаша ала.

Татарстан медиасы цифрлы мәйданда да лидерлыкны саклый.

Раскрыто, до какого года могут продлить «гаражную амнистию» в России

Госдума может продлить закон об упрощенном оформлении гаражей до 2031 года Сенатор Влади ...

  • 18.02.2026

Керченского педофила отправили в колонию на 12,5 лет

33-летний керчанин совершил в отношении своей 11-летней падчерицы насильс ...

  • 18.02.2026

Забыли про сырники, готовим простые творожные бабки: нежные и быстрые

Творожные бабки на Масленицу На Масленицу принято печь блины, но в нашей кухне есть ещё одно ...

  • 17.02.2026

На трассе Р-22 под Рязанью столкнулись две «Лады» – водители госпитализированы

РЯЗАНЬ, 17 февраля, ФедералПресс. 16 февраля на 238-м км автодороги Р-22 «Каспий» в Пронском р ...

  • 17.02.2026