«Урау юллар белән килгән бергәлек»: Мәләкәстән Трофимовларның мәхәббәт тарихы

«Урау юллар белән килгән бергәлек»: Мәләкәстән Трофимовларның мәхәббәт тарихы

Кеше үз томышында агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә тиеш, диләр. Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Лидия белән Венерның бу максатлары барысы да үтәлгән. Уллары да укуын тәмамлап, башлы-күзле булыр, тагын бер хыяллары тормышка ашар. Аларга бала-оныкларының хөрмәтен тоеп, сөенечләрен күреп, бәхетле тигез картлыкта яшәү насыйп булсын.

Язмыштан узмыш юк

Лидия Ильинична — Борды кызы.

«Әти-әни гади колхозчы иде. Әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны, балта остасы буларак, ул салган йортлар хәзер дә авылны бизи. Сугыштан кайткач, ул Зәй районының Кабан-Бастырык авылы кызына, әниемә өйләнгән. Мин 9 бала арасында сигезенчесе. Әти-әни бик тырыш кешеләр иде. Алар инде күптән бу дөньяда юк. Төп йортта абыем яши, авыру сеңелем бар, аны карый», — дип сүзен башлады әңгәмәдәшем.

Лидия авыл мәктәбен тәмамлап, Чаллыга китә, заводка урнаша. Шунда Сарман егете заводта эшләүче, югары белемле белгеч Ленар белән таныша.

«Бер ел чамасы очрашып йөргәннән соң, өйләнештек. Ирем миңа: «Матурым, заводта эшләү хатын-кыз өчен түгел, әйдә, син китапханәчегә укырга кер», — диде. Мин читтән торып Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Укып бетерә алмадым, кызыбыз Эльмира туды. Кызыбызга 10 ай иде, Ленар чирли башлады. Баштарак башы авыртты, соңрак беленгәчә, яман чир булып чыкты. Операцияләр кичерде. Тулай торакта яши идек, Ленар заводка квартир сорап барды. Яңа елны яңа квартирда каршыладык, тик сөенеп яши алмадык. Апрель башында, 29 яшендә, Ленар мәңгелеккә күчте. Япь-яшь килеш үзенең бу дөньядан китәсен белеп, әрнеп ятты ул. Баланы яратты, гел кулында тотты. Кызыма 1яшь тә 10 ай, ә мин 25 яшьлек тол хатын. Аны югалтудан ничек газаплануымны сөйләп аңлатырлык түгел. «Балам бар» дип сабыр итәргә тырыштым», — диде Лидия.

Ленар белән Лидия бергә нибары 4 ел яшәп калалар. Иренең туганнары белән араны өзми, бүгенгәчә, аралашып, кунакларга йөрешеп яшиләр.

Икенче тормыш

Лидия уйчан гына сөйләп китте:

«Кызым белән икәүләшеп Чаллыда сигез ел яшәдек. Ялгызлыкны дошманыма да теләмәс идём. Шулай бервакыт Мәләкәстәге яшьлек дустым Нәзирәгә кунакка баргач, күршесе Рая мине энекәше Венер белән таныштырды. 5 минутлап сөйләшеп утырдык. Матур гына ир-егет. Тик, бот төбеннән үк, сул аягы юк».

Венер әнисен ялгыз калдырмас өчен, авылда калган. Колхозда эшләгәндә комбайнга эләгеп, 20 яшендә аягын өздергән. Лидия белән танышканда Венер өйләнеп аерылган була.

«Берничә күрешкәч, әнисе янына авылга кайттык. Иске генә йортта яшиләр, яңа йортка нигез салынган. Аягында протез булса да, «Ока» машинасын йөртә, колхозда эшли, ипле, тырыш. Бигрәк тә балама мөнәсәбәте ошады. Балалы хатыннарның үз җимешләрен әниләренә калдырып, кияүгә чыгуларын бөтенләй аңламыйм. Беренче чиратта, баланы бергәләп тәрбияләрлек кеше табарга кирәк. Венер нәкь шундыйлардан», — дип хатирәләрен яңартты Лидия Ильинична.

Ир күрдем дә ябырылдым түгел, уйларга, бер-береңә ияләшергә... Лидия бер елдан соң, кызы белән Мәләкәскә, Венер янына яшәргә кайта.

Иң мөһиме, гаделлек

«Бергә яши башладык, йорт төзеп чыктык. Уртак улыбыз Артур туды. Аңа хәзер 22 яшь. Әни белән 20 ел яшәп калдык, сабыр кеше иде. 95 яшендә китте бу дөньядан. Аның да язмышы катлаулы. Әтигә ул икенче хатын булып килә. Әтинең хатыны ике баласының берсен — Мишаны калдырып киткән. Бием үги малае Мишаны да үз баласыдай үстерә. Үзләренең өч балалары туган. Әти-әнинең үз-үзен тотышы бала өчен үрнәк. Аллага шөкер, 23 ел бергә яшәп, бер-беребезгә тавыш та күтәргәнебез юк», — диләр Лидия белән Венер.

Балалары да хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Эльмира мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Мәләкәс егетендә кияүдә, Чаллыда яшиләр. Балалары София һәм Захар үсеп килә. «Ирем бүгенге көндә дә эшләп йөри әле, күрше авылда бассейнга дворник итеп чакырдылар. Быел кыш бик карлы булса да, эшен ташларга уйлап та карамады», — ди Лидия иренә карап.

Авылның үз рәхәте

Китапханәче буларак, Лидия авылның барлык җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. Җәйге ял вакытында күршеләр бәйрәме үткәрә. СВОдагыларга ярдәм әзерләүдән дә читтә калмый.

«12 кешелек төркем төзеп, окоп шәмнәре ясадык, мендәрләр тегәбез. Файдалы үләннәрдән чәйләр киптереп озатабыз. Волонтёр түтиләрне үлән чәе җыярга урманга Венер алып бара. Бәйрәмнәргә бүләк җыйганда, машинасын кыңгыраулар белән бизәп, урам әйләнәбез, бәйрәмдә утырырга эскәмияләр ясый. Ял итәргә чит илгә чыгарга да җай табабыз. Бәйрәмнәрне йоласына туры китереп үткәрәбез. Үлгәннәр өстенә зиратка гаиләбез белән барып, җыештырабыз. Әби-бабайларның, туганнарның каберләрен балаларга күрсәтәбез, киләчәктә сез карап торырга һәм үз балаларыгызга да күрсәтеп калдырырга тиешсез дип аңлатабыз, — ди алар.

Авылда калырга теләүче яшьләргә киңәшләрен дә җиткерделәр.

«Уңайлыклар бар, суның салкыны гына түгел, кайнары да өйгә кертелгән, пичне утын белән ягасы түгел, шәһәр квартирыннан да шәбрәк. Мәләкәстән шәһәргә 10 минутлык юл. 11 еллык мәктәп, бакча, хореография фольклор төркемнәре... Эштән, укудан кайтып, телефон тотып утырмыйлар, физик хезмәт белән шөгыльләнәләр».

«Венер абыйга әти дисәм ярыймы?»

Бу тормышта әйткән сүзнең дә, хыялның да чынга ашуын исбатлап:

«15 яшьләр тирәсендә Мәләкәскә килгән идём. Шунда, хыялланып, «Их, нинди матур, шәһәргә якын бу Мәләкәс! Кияүгә чыгып, шунда яшәсәң иде» дигән сүзләрем, бирегә килен булып төшкәч хәтеремә килде. Чын күңелдән әйтелгән бу теләгем урау юллар белән булса да тормышка ашты. Күрәсең, Ходай ишеткәндер, — ди Лидия. — Бәлки сүзем сәеррәк тә тоелыр, тик шулай да әйтми булдыра алмыйм. Кайчандыр, язмыш кушуы буенча, Венерның хатыны ташлап киткәнгә сөенәм. Югыйсә, миңа мондый алтын ир эләкмәс иде. 23 ел яшәп, ялгыш кына да, нигә аңа кияүгә чыктым икән дип уйлаганым юк. Беркайчан да сәламәт, бай ирләргә кызыкмадым. Бер аяклы гына булса да, олы җанлы, мәрхәмәтле, уңган Венерыма җитмәс алар! Венерга 40 яшь тулган көнне кызым Эльмира белән икәүләшеп туган көнгә өстәл әзерлибез. 18 яшьлек балам: „Мама, Венер абыйга әти дисәм ярыймы?», — дип сорап куймасынмы?! Әллә нишләп киттем, күңел тулды. «Әлбәттә», дидем дә, эшебезне дәвам иттек. Өстәл янына утыргач, Эльмира аны «папа» дип котлады. Венер күз яше белән: «Бүген минем өчен иң зур бүләк — шушы йомшак кына «папа» дигән сүз булды», — диде.

Бала еллар дәвамында үзенә карата булган бар җылылыкны тоеп, беркем сүзенә карамыйча, йөрәгеннән өзеп әйтте әти сүзен».

Фотолар Лидия Трофимовадан.

Застрявший в Китае российский подросток вылетел домой

Застрявший в аэропорту Гуанчжоу российский подросток вылетел в Москву Российский подрост ...

  • 06.06.2026

Зампред КНР Хань Чжэн прибыл с визитом в Белоруссию

Изображение сгенерировано нейросетью ChatGPT Шестого июня заместитель председателя Ки ...

  • 06.06.2026

Развожаев назвал число пострадавших после атаки ВСУ на Севастополь

Военнослужащий ВСУ Развожаев: два человека пострадали после атаки ВСУ на Севастополь Восе ...

  • 06.06.2026

Ульянов: МАГАТЭ закрыло глаза на украинские обстрелы вблизи ЗАЭС

Фото: Росгвардия Постоянный представитель России при международных организациях в Вен ...

  • 06.06.2026