Күләмле һәм бик тә җаваплы эш көтә

Күләмле һәм бик тә җаваплы эш көтә

“Арча районы энциклопедиясе әзерләнү турында хәбәрне ишетеп беләбез. Аңа кемнәр кертеләчәк, материалларны кемнәр әзерли? Бу турыда тулырак язып чыксагыз иде”, – дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Без әлеге сорауларны район Советы аппаратының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гаптрахмановага юлладык.

– Әлеге игелекле эш белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы М.Хәсәнов исеменедәге татар энциклопедиясе институты шөгыльләнә. Әлеге мәсьәләгә багышланган җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында берничә киңәшмә үткәрелде, эшче төркем төзелде.

Хәзерге вакытта энциклопедияне төзү буенча эш дәвам итә, шактый материаллар тупланды, дип беләм. Авылларда бу юнәлештә бик актив эшлиләр. Авыл җирлекләре каршында да эшче төркемнәр төзелде. Алар составында тарих укытучылары, мәктәпләрдәге музей җитәкчеләре, китапханәчеләр бар.

Шәһәр буенча материаллар туплау проблемалырак. Без районның һәр предприятиесе, оешмасы җитәкчеләренә энциклопедиягә кертү өчен материаллар җибәрүне сорап хатлар җибәрдек. Бергәләп эшләгәндә генә әлеге китап тулы һәм киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле басма булачак.

Район буенча материаллар туплау өчен “Казан арты” музее җаваплы, булган сорауларны 3-06-79 телефоны буенча бирә аласыз. Энциклопедиядә районыбыз тормышына лаеклы өлеш керткән һәркем үз урынын алырга тиеш, – диде ул.

За день над Россией сбили еще свыше 300 БПЛА – дроны уничтожали и на пути к Москве

Силы ПВО России продолжают отбивать массированную атаку дронов ВСУ. С 07:00 до 20:00 над регионами ст ...

  • 06.06.2026

Застрявший в Китае российский подросток вылетел домой

Застрявший в аэропорту Гуанчжоу российский подросток вылетел в Москву Российский подрост ...

  • 06.06.2026

Зампред КНР Хань Чжэн прибыл с визитом в Белоруссию

Изображение сгенерировано нейросетью ChatGPT Шестого июня заместитель председателя Ки ...

  • 06.06.2026

Развожаев назвал число пострадавших после атаки ВСУ на Севастополь

Военнослужащий ВСУ Развожаев: два человека пострадали после атаки ВСУ на Севастополь Восе ...

  • 06.06.2026