Чирмешән елгасы яр буенда пляж, сәхнә, амфитеатр һәм коры фонтан булачак

Чирмешән елгасы яр буенда пляж, сәхнә, амфитеатр һәм коры фонтан булачак

Чирмешәнлеләр Олы Чирмешән елгасы яр буеның икенче этабын комплекслы төзекләндерү проекты буенча фикер алыштылар. Яр буенда эшне быел башларга планлыйлар.

Бу гади төзекләндерү генә түгел, ә авылның йөзен тулысынча яңарту, ял һәм күңел ачулар өчен мөмкинлекләрне һәм шартларны арттыру.

Олы Чирмешән елгасы яр буеның икенче этабының беренче чиратына 150 миллион сум тирәсе акча каралган. Ул республика бюджетыннан финанслана. Төзүчеләр быел зур күпердән алып асылмалы күпергә кадәр булган арада эш башлый.

Яр буен тулысынча реконструкцияләү инфраструктуралы коры пляж, шулай ук урам сәхнәсе һәм амфитеатрлы вакыйгалар зонасы булдыруны күздә тота. Казаннан килгән кунак, “Архитектура десанты” җәмгыяте директоры Әлфия Шәфыйкова проект турында тәфсилләп сөйләде.

Чарада катнашучылар чыгыш ясап үз фикерләрен әйттеләр, тәкъдимнәрен җиткерделәр: берәүләр тирәкләр астында эскәмияләр куюны сорады, ә кемдер коляскалы әниләр һәм велосипедчылар өчен куркынычсыз юллар булдыру кирәклеген әйтте. Чирмешәнлеләргә чаңгы юллары да кирәк. Проект аллеялар һәм яктыркычлар гына түгел, ә тыныч әңгәмәләр өчен уңайлы почмаклар, иҗат һәм ял итү мәйданчыклары да вәгъдә итә. Биредә яшьләр һәм өлкән буын өчен дә урын булыр, анда һәркем үз почмагын табачак.

Проектның икенче чиратында, киләчәктә, Сабантуй стадионы, ипподром һәм андагы чишмәләр төзекләндереләчәк.

В Магнитогорске хозяин спустя два месяца нашел своего огромного, но доброго алабая

ЧЕЛЯБИНСК, 17 апреля, ФедералПресс. Счастливо закончилась история двухмесячных поисков огромно ...

  • 17.04.2026

Песков сообщил о подготовке визита Путина в Китай

@ Alexander Zemlianichenko/AP/ТАСС Глава МИД Сергей Лавров отметил, что решен ...

  • 17.04.2026

Силы ПВО сбили за неделю 1665 беспилотников ВСУ

Министерство обороны Российской Федерации сообщило, что за прошедшую неделю российские силы противовозду ...

  • 17.04.2026

Помидоры и яйца — идеальный дуэт для завтрака: не нужно уметь готовить, чтобы пожарить этот омлет

Быстрый завтрак из помидоров и яиц — это идеальный дуэт для сытного и полезного начала дня. ...

  • 17.04.2026