Ул егетләрнең хәлен белеп кайтты
Редакциядә кунак бар.
Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр янына барып кайтты. Вакыйгалар бер-бер артлы булып тора. Әле яңа әнисе Кәүсәрия апаның 90 яшьлек юбилее булды. Кәүсәрия апа турында Яңа Кенәрдән безнең актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик матур мәкалә язды. Бүген без Илһамның үзен редакциягә кунакка чакырдык.
– Илһам, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр янына барып кайтуыгыз турында сөйләсәгез иде.
– Милициядә хезмәт иттем. Балык Бистәсендә минем бер дус бар. Рәсүл Гыйләҗиев, җинаятьләрне ачу, эзләү буенча майор. Хәлләрне белешеп шалтыратышып торабыз. “Гуманитар ярдәм җыелды, әйдә минем белән бармыйсыңмы, озата барырсың”, – дигәч, ярар, барырбыз, дидем. Гуманитар ярдәмне оештыручыларның икенчесе — Казаннан майор Марат Рөстәмович. Җыелган гуманитар ярдәмне Балык Бистәсе районының Биектау дигән авылында “Газель”нең озынча фургонын тутырып төядек. Һәм тагын ике “КамАЗ” такта. Без менә шуларны озата бардык. Барганда бик каты буран булды. Юллар бик хәтәр. Ростов янында 40-50 км. тизлек белән бардык. Төнлә килеп җиттек. Донбасска керер алдыннан чикне узарга кирәк. Тикшереп кертәләр. 3 сәгатьләп торып, чикне уздык. Килгән көнне үк хәрби госпитальгә бардык. Госпитальдә Казандагы отставкадагы майор Марат аша дәваланучы егетләргә ярдәм тапшырдык. Казан Марат, Балык Бистәсе Рәсүлләр гуманитар ярдәм белән 18 тапкыр барганнар инде.
Госпитальдән чыгып Донецкига кайтырга кирәк, интернет эшләми, төнлә бөтен җирдә караңгы, утлар яндырылмый, өйләрдә утлар юк, шундый хәрби положение, ә безгә юлны дәвам итәргә, тиешле урынга барып җитәргә кирәк. Донецкидан читтә без, ара бер 40 км.лап бар. Юлда кул күтәрәбез, туктамыйлар. Барып булмый. Шуннан безнең егетләрнең формалары бар бит, ниһаять, туктадылар. Безнекеләр, каршыга автоматлар белән чыгып бастылар, нишләп йөрисез монда, диләр. Без гуманитар ярдәм алып килдек, дибез. Сез нәрсә, комендант сәгате икәнен белмисезме әллә, диләр. Комендант сәгатендә берәү дә урамда булырга тиеш түгел. Туктамыйсың икән, аталар яки ябып куялар. Дөрестән дә, ә без кем? Нишләп йөрибез? Шуннан аңлата торгач җибәрделәр. Тиешле урынга килеп җиттек. Батальон командиры Балык Бистәсе районы Биектау авылыннан. Ул безне каршы алды. Һәм безне җимерек кенә бер кунакханәгә урнаштырды. Ашатып, йокларга яткырды. Беренче көн шулай үтте. Гуманитар ярдәмне калдырып, шуннан киттек Луганскига. Анда танк полкының командиры Казан егете. Аларга гуманитар ярдәм калдырдык. Әнә шулай гуманитар ярдәмне тапшырып чыктык. Егетләр рәхмәт әйтеп калдылар. Мин анда үземнең шәхси машинада 4000 чакырым юл йөреп кайттым.
– Кайларда эшләдегез?
– Мәктәптән соң армиягә киткәнче бер ел Яңа Кенәр сельхозтехникасында токарь булып эшләдем. Мин яшь чакта көрәштем. Авыл сабантуйларында батыр калган булды. Армиядә Кытай чигендә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кайткач, Яңа Кенәр сельхозхимиясендә 3 ел шофёр булып эшләдем, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Комсомол райкомына чакырып алдылар, 3 ел инструктор булдым. Комсомол таркалгач, 1990 елда мине Арча эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы итеп куйдылар. Яңа Кенәр участогында 12 ел эшләп, капитан дәрәҗәсенә ирешеп, пенсиягә чыктым. Инспектор булып эшләү ансат булмады. Кенәр ул вакытта данлыклы авыл иде. Эшкә кергәч, Чиләбедә милиция мәктәбендә алты айлык курсларда укып, рейдларга чыгып, эшкә өйрәнеп кайттык. Авыр булса да, эшемне яраттым. Көндез генә түгел, төнлә дә эшкә чыгып китүләре, кеше белән эшләве җиңел булмады. Тәртип бозулар, сугышулар, җинаять эшләүләр – барысы да булды. Хөкем срогын бетереп кайтучылар да бар. Клубта барган дискотеканы ахырга кадәр саклыйсың. Сугышулар, төрле хәлләр була иде. Арча станциясендә чаттагы ГАИ постына дежурга йөри идек. 1996 елда еллык күрсәткечләр буенча районда 20 участок инспекторы арасында 1нче урынны алдым. Бүген менә шифоньерда эшләгән елларны искә төшереп, погоннары белән китель эленеп тора... Яңа Кенәр авылында участок инспекторы булып эшләгән легендар Лимус Салихович бар иде, аны әле дә искә алып сөйлиләр.
– Сез нәселегез белән Яңа Кенәр авылыннанмы?
– Безнең әти (Римнур) ягыннан нәсел элек-электән Яңа Кенәрдә туып-үскән, яшәгән нәсел. Марига таба Кечкенә Кенәр дигән авыл бар иде, ул авыл бетте инде. Әти шунда тимерче булып эшләде. Бик матур җир иде ул. Урман янәшәдә генә. Хәзер анда зират кына калды. Кечкенә вакытта әтигә ияреп бара идек. Әти бик бай авыл бу дип әйтә торган иде. Мин 1963 елның 11 июлендә, нәкъ печән вакытында туганмын. Мин өченче бала. Әни Югары Оры авылыннан. Әтиләр үзләре биш бала. Абыйсы Рифат абый Донбасска эшкә киткән дә шунда өйләнеп яшәргә калган. Аннан соң әти, Динә апа, Венера апа, Сиренә апа. Әти безнең гаиләне тартып бара торган бик тырыш кеше иде. Әтисе Сәмигулла бабай бригадир булган. Бервакыт бер гаиләгә, бик сорагач, ачтан үләбез, дип ялваргач, балаларын жәлләп, 5 кило тирәсе он биргән. Кемдер чаккан, репрессия вакыты бит, бабайны алып киткәннәр. Шулай итеп, ул эзсез юкка чыккан. Без аның кайда икәнен дә белмибез. Әти кәҗә алып, бәтиләткән дә, шуннан соң итен сатып, тиреләрен эшкәртеп, иләп, бүрекләр теккән, шуларны сатып, бер гармун алган. Әти тальянда бик матур уйный иде. Сәхнәләрдә дә чыгыш ясады. Үзем дә баянда, гитарада уйныйм, җырлыйм, сәхнәдә дә чыгыш ясыйм. Балалар да сәнгатьне ярата. Бер кызык хәлне дә сөйләп үтим әле. Әтине армиягә алганнар. Әтинең сеңлесе Сиренә апа әтигә: “Син киткәч, кайгыдан кәҗәң печәнлеккә менеп асылынып үлде”, – дип хат язган. Кәҗә печән ашарга печәнлеккә менгән дә киртә ярыгынна егылып төшкәндә мөгезе кысылып калып үлгән. Сиренә апа Яңа Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе, данлыклы Салих абый Хисмәтуллин, ансамбль белән Мәскәүгә кадәр чыгыш ясарга барган оста баянчы иде. Хәзер Казанда яши.
– Сәмигулла бабаегыз репрессиягә эләккәч, әбиегез язмышы ничек булган?
– Әтинең әнисе Факия әби биш баланы берүзе үстергән. Безнең Факия әби бик каты картаны белә иде, карта ача иде, килгән кешегә нәрсә буласын яки булганын төгәл әйтеп бирә иде. Әби каршыда гына яшәде. Олыгайгач, бөкерәеп кенә йөри иде инде. Беркөнне әни бар, әбиеңнең хәлен белеп чык дип, абыйны әбиләргә кертеп җибәрде. Абый әсәреп йөгереп чыккан, әни әбинең хәле яхшы, алар бер апа белән карта уйнап утыралар, дип кычкырды. Берзаман абый армиягә китте. Өйдәгеләр белән хат язышып тора. Шуннан ярты ел буе хаты килмәде. Өйдәгеләр борчылдылар. Нишләргә икән инде, хәрби комиссариатка барып караргамы? Шуннан әбиебез искә төште бит! Ул карта ача лабаса! Әбигә кердек, әби карта салды да, исән-сау, иртәгә хаты киләчәк, хаты юлда, дип әйтте. Могҗиза, икенче көнне абыйның хаты килеп төште!
– Кызларыгызның мәктәпне алтын медальгә һәм институтны да кызыл дипломга тәмамлаганнарын ишетеп беләбез.
– Безнең дүрт бала. Өч кыз, кечкенәсе малай. Дөрестән дә, кызлар мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. Олысы Энҗе Казанда КФУның экономика факультетын кызыл дипломга тәмамлады. 3нче курсны бетергәч, бер курсны Австриядә укыды. Инглиз телен бик яхшы белә. Казанга кайтып, университетны тәмалады. Дубайда яши, квартир алды. Авиакомпаниядә эшли. Менә шундый кызыксынучан, булдыклы кыз ул безнең. Мәктәпне тәмамлагач, университетка кергәнче минем парашютта сикерәсе килә дип, Коркачыкта секциягә йөреп, парашютта сикерде. Икенчесе Айсылу шулай ук мәктәпне алтын медальгә бетерде, төзелеш буенча югары белем алды, уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Хәзер төзелеш компаниясендә эшли, сметалар төзи. Алсу 9 сыйныфтан соң Россиянең дәүләт гадел хөкем университеты филиалы көллиятен тәмамлап, хәзер университетта укый. Инспектор булып эшли. Быел укып бетерә. Улыбыз 10 сыйныфта укый. Спортчы. Тормыш иптәшем Гөлфия Ашытбаш авылында туып үскән. Яңа Кенәр мәктәбендә шәфкать туташы.
– Ничек таныштыгыз?
– Мин 32 яшьтә өйләндем. Гөлфиягә 20 яшь иде. Бию белән Яңа Кенәр мәдәният йортына килгәннәр иде. Мин ул вакытта участок инспекторы. Эш буенча без шулай ук психологлар бит. Кешенең нинди икәнен чамалыйбыз. Гөлфиянең акыллы, тәртипле кыз булуын ошаттым. 30 ел бергә без.
– Исән-сау булыгыз! Тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!