Яшьләр эшләре министры урынбасары балалар ялы буенча туры эфирда катнашачак
Татарстан яшьләр эшләре министр урынбасары Руслан Семенов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Коррупциясез Татарстан» программасының туры эфирында чыгыш ясаячак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Эфир бүген, 16 февральдә, 17:30 сәгатьтә узачак. Фикер алышуның төп темасы — балалар ялын оештырганда ришвәтчелек очракларын профилактикалау.
Спикерлар балалар лагерьларына юлламаларга гариза бирү, бәяләр һәм ата-аналар өчен ташламалы шартлар турында сөйләячәк. Тамашачылар туры эфирда сораулар бирә һәм тавыш бирүдә катнаша алачак.
Программада шулай ук ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт идарәсе бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.